Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зур гаиләнең кечкенә дөньясы

Үтәмеш авылыннан Камаловлар – Тәтеш районындагы күп балалы гаиләләрнең берсе, алар җиде бала тәрбияли.

(Тәтеш, 8 июль, "Тәтеш таңнары"). Без “Тәтеш таңнары” гәҗитендә биш ел элек Камаловларның авылда ике катлы йорт салулары турында язган идек. Ир белән хатын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, үзләренең тату гаилә тормышы хакында сөйләде.

Рамил Җәүдәт улы Бакырчыда туа, Алсу Әхтәм кызы Ульянда үсә, дөрес, Үтәмешкә әбисе белән бабасы янына кунакка еш кайтып йөргән. Булачак ире аны беренче тапкыр биредә күргән дә инде. “Нинди матур, кара тутлы кыз, дип уйладым. Ул чакта аңа 12 яшьләр тирәсе иде”, – дип искә төшерә ир-ат. Әмма язмыш аларны күпкә соңрак кавыштыра, аларның ул чакта икесенең дә мөнәсәбәтләре җайланып китмәгән вакытлары була, ә Алсу берьялгызы ике малай тәрбияләгән һәм Үтәмештә яшәгән.

“Безне аның дусты таныштырды”, – ди Алсу Әхтәм кызы. Ир белән хатын унсигез ел узып китүгә дә карамастан, әлеге көнне бөтен вак-төягенә кадәр хәтерли. Рамил уйлап та тормыйча яшь ана һәм ике сабый – Ильяс белән Инсаф өчен җаваплылыкны үз өстенә алган, ә аннары бер-бер артлы Шамил, Рәхимә, Салават, Мәликә, Йосыф якты дөньяга аваз салган. Улларыннан иң олысы Ильяс армиядә хезмәт итә, һәм якыннары аның тиздән туган йортына кайтуын көтә. “Балаларыбыз холыклары буенча бөтенләй төрле-төрле”, – диләр ир белән хатын.  

Рамил Җәүдәт улының да, Алсу Әхтәм кызының да кече яшьтән үк күп балалы гаилә турында хыялланганлыгы ачыкланды. “Педагогия училищесын тәмамлаганнан соң Бидәңгедә мәктәптә эшләдем, укытучыда фатирда яшәдем. Аның балалары күп, өйдә шундый шау-шу иде. Шулчакта нинди әйбәт һәм күңелле, дип уйладым”, – дип уртаклаша гаилә башлыгы.

Ир белән хатын Бакырчы урта мәктәбендә эшли: хуҗабикә – ашханәдә, гаилә башлыгы директорның административ-хуҗалык эшләре буенча урынбасары, гади итеп әйткәндә –  хуҗалык мөдире. Моның белән беррәттән Рамил Җәүдәт улы – җирлектәге мәчетнең имамы да. Сәламәтлеге белән кыенлыклар башлангач, Аллаһка мөрәҗәгать иткән, шул чакта инде үзенең әлеге өлкәдә бернинди дә белеме юклыгын аңлаган. Буадагы мәдрәсәдә ике ел гыйлем алган. “Ялларда гына кайтты, мин аны солдаттагы кебек көттем”, – дип шаярта Алсу Әхтәм кызы.

Зур булмаган агач йортта гаилә сигез ел яшәгән, ә ике ел элек Камаловлар ике катлы кирпеч йортка күченгән, анда газ да, су да бар, хәтта идәннәр дә җылытылган.
Күп балалы гаиләнең йорт хуҗалыгы шулай ук кечкенә түгел: кош-кортлардан тыш, атлар, кәҗәләр, тәкәләр бар, зур яшелчә бакчасында гаҗәеп тәртип. Камаловларның берсе дә эшсез утырмый, аны тигезләп бүлешәләр икән.

Гадәт буенча, әңгәмәбез ахырында ир белән хатынның бер-берсен нәрсә өчен хөрмәтләүләре хакында кызыксынабыз. “Ул миңа балалар тудырды. Аны яратам. Бөтен хуҗалыкны ул, трактор кебек, үз җилкәсендә тарта, мин бары тик ярдәмче генә”, – дип җавап бирә Рамил Җәүдәт улы, хатынына карап. “Ул ир-атлардан иң әйбәте, тугры. Яхшы әти, балаларны ярата. Яман  гадәтләре юк”, – ди Алсу Әхтәм кызы. Бергәләп фотога төшү өчен балалары да җыела, алардан ата-аналарын тасвирлап бирүләрен үтенәбез. “Әти дә, әни дә мәрхәмәтлеләр. Безне иркәлиләр”, – дип уртаклаша балалары һәм әниләренең ничек итеп тәмле пироглар пешерүе турында сөйлиләр. 

Шулай итеп, эш һәм мәшә­кать­ләр белән көннәр, атналар, еллар узып китә. Камаловлар аларны санамыйча, зур гаилә булып, бәхетле кечкенә дөньяда һәр мизгелнең ямен тоеп яши. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев