Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Зур Әтрәч авылында бер генә кибет

    Теләсә кайсы авылда кибет - бары тик сәүдә ноктасы гына түгел, ә очрашу һәм аралашу урыны да.

    Матур табигатьле Зур Әтрәч авылында бер кибет бар. Ул зур түгел, торгынлык чорында ук барлыкка килгәнлектән вагон сыйфатындагы беренчел торышы әлегә кадәр сак­лана. "Сатучылар - ике Алсинә - һәрвакытта елмаеп һәм ягымлы итеп каршылыйлар", - дип мактыйлар әтрәчлеләр. Без дә анда булдык. Кысынкылык кимчелеген уңайлылык беленмәслек итә. Бу, һичшиксез, күп яктан сатучыларның үзләренә дә бәйле. Бүген Алсинә Гайнуллина сменасы. "Без башта Алсинә Фәйзуллина белән эшләдек, ул, әлбәттә, кибет ачылганнан бирле, ә мин 2005 елдан, - диде сатучы. - Сатып алучылар барысы да үзебезнеке, авылныкылар. Шуңа күрә дә һәрберсен исем-фамилияләп, кемгә нәрсә өстенрәк икәнен беләбез: кайсы нинди печенье ярата, кемгә теге яки бу сортлы чәй ошый".
    Әлегә беренче Алсинә декрет ялында икән, әнисенә ярдәмгә кызы Алинә килгән. Ул белгечлеге буенча бухгалтер. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган, икътисадчы булырга югары белеме ала. Кызларының туган авылларында калуларына әти-­әниләренең күңеле тыныч. Кечесе - Фәнзилә - "Нур" агрофирмасында бухгалтерия­дә эшли. Ул коллективтан да, хезмәт хакыннан да бик канәгать. Балаларың яныңда булу үзе бер шатлык, чөнки эш белән дә, киңәшең белән дә ярдәм итеп була.
    Алсинә ишле тату гаиләдә үсә. Җиде баладан ул төпчеге. Шәһәр тормышы турында хәтта хыялланып та карамый. Авыл киңлекләрен нәрсә белән чагыштырып булсын инде. "Без - авылныкылар!" - дигәндә аның тавышында горурлык хисләре чагыла.
    Мәктәптә хезмәт куючы ире Фәяз белән яңа йорт җиткезеп кергәннәр. Суларга һавасы да чиста диеп, агачка өстенлек биргәннәр. Яшәр өчен барлык уңайлыкларны булдырганнар. Барысын да үз көчләре белән башкаруларына ул бик сөенә. Трактор да бар - гаилә өчен бу зур ярдәм. Йорт хуҗалыгында ике сыер, ике үгез, казлар, тавыклар һәм башка маллар асрау җиңел генә түгел бит.
    "Иремнең куллары алтын, - ди Алсинә җылы сүзләрен кызганмыйча. - Нинди генә эшкә алынса да, барысын да булдыра: техниканы да яхшы белә, агач эшенә дә оста". Ул үзе дә уңган хуҗабикә. Алсинә пешергән камыр ризыклары авыл бәйрәмнәрендәге табыннарны бизәп тора. Бәйләргә дә вакыт таба. Свитерлар, оекбашлар, башмаклар - һәрберсенә күңел җы­лысы салынган. Нәкъ тә менә теләсә кайсы эшкә, туганнарга, якыннарга, авылга һәм газиз җиргә булган мөнәсәбәттәге кебек.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: