Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зур Әтрәчтә яшәүче  педагогия ветераны Ләүхидә Заһидуллина гомере буе балаларга белем бирүдә тырышып хезмәт куйган

Мөгаллимәнең ­укучылары күңел кичерешләрен безнең белән дә ­уртаклашты.

(Тәтеш, 25 май, “Тәтеш таңнары”). Зур Әтрәчтә яшәүче  педагогия ветераны Ләүхидә Заһидуллина гомере буе балаларга белем бирүдә тырышып хезмәт куйган. 
Мөгаллимәнең ­укучылары  күңел кичерешләрен безнең белән дә ­уртаклашты.   

–     Яраткан, хөрмәт иткән беренче укытучыбыз Ләүхидә апа безне, төрле холыклы, 26 гаиләдә тәрбияләнгән 26 баланы белем иленә каршы алган иде, – ди Нурания Хәйруллина (кыз фамилия­се Гаязова). – Гомер сизелми дә алга чаба. Инде 47 ел узды. Шулай да беренче сыйныфка кергән вакытлар күңел түрендә саклана. Ләүхидә апа элеккечә үк мөлаем йөзле, һәркем белән ихлас итеп сөйләшә. Аңа булган олы хөрмәтебез әйтеп бетергесез. Укытучы булып эшләгән кешегә моңардан да зур бүләк юктыр, дип уйлыйм. Аның таләпчән дә, кырыс та була белүе безгә тормышта дөрес юлны сайларга ярдәм итте. Без аңа чиксез рәхмәтле. Ә инде үзебезнең шуклыкларыбыз белән гел әйбәт тә булып бетмәгәнбездер. Ләүхидә апа безгә һәрчак матур сыйфатларны гына күрә белергә өйрәтте. 

Зөбәрҗәт Хәйруллина сөй­ләвенчә, Ләүхидә Шәйхел­мәрдән кызы күп авырлыклар кичергән, әтисез үскән сугыш чоры баласы. Ул 1942 елның 20 маенда Актаныш районы Чуракай (Ялан) авылында туган. Ләкин сугыш башланганлыктан әтисенә кызын күрү насыйп булмаган. Ләүхидә апа туып, ике ай үтүгә әтисенең билгесез югалуы турында хәбәр килгән. Шулай итеп, әнисе Бибинур 32 яшендә өч бала белән тол калган.

– Сугыш чоры баласы дигәч, елыйсы килә. Баштан үткән авырлыклар күз алдыма килә. Ашарга яраклы нинди үлән бар, шулар белән тукландык. Абый балык сөзә иде, чи килеш тә, пешереп тә ашадык. Төнлә кача-поса басудан башак, нәни кулларыбыз белән җирне казып бәрәңге алып кайта алсак, безне бәхет баса иде. Апа белән абый өйгә ягар өчен әрем җыйдылар. Ягарга утын, ашарга ризык юк. Сугыш бетте. Исәннәр кайтты. Ләкин хәбәрсез югалган әти кайтмады, – дип әрнеп искә ала Ләүхидә апа үткәннәрен. 

Ләүхидә Шәйхелмәрдән кызы авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 10нчы сыйныфны 8 чакрымдагы авылга йөреп, Интернатта яшәп укыган. Алабуга дәүләт институтына укырга кергән. Хезмәт эшчәнлеген юллама буенча Тәтеш районы Зур Әтрәч мәктәбендә башлап җибәргән. Көндезге һәм кичке мәктәптә укыткан. Шушы авыл егете Әүхәт белән гаилә корганнар. Бер-бер артлы балалары, өч кыз, бер уллары якты дөньяга аваз салган. Шөкер, бүгенгесе көнне ул аларның кайгыртуын тоеп гомер кичерә. Туган авылыннан чыгып китеп, Әтрәчтә яши башлавына инде 56 елдан артык вакыт узган.

“Ләүхидә апа – минем хезмәт­тәшем. Мин яшь укытучы буларак Зур Әтрәч мәктәбенә укытырга кайтканда, ул инде анда эшли иде. Ул күңелемә тырыш, сабыр, сөйкемле, белемле укытучы – ярдәмчел хезмәттәш буларак кереп калды”, – дип яза Казаннан Илсөяр Яруллина.

Алабирдедән Әлфия Заһидул­лина мөгаллимә укытып чыгарган кешеләр арасында бүгенге көндә галим дә, ташчы да, аның зирәк киңәше белән педагог һө­нәрен үзләштерүчеләр дә, иген игү­челәр дә барлыгын билгеләп үтте. 

Хәнифә Улданова белдер­гәнчә, аңа да ике ел Ләүхидә апа белән бергәләп эшләү насыйп булган.

– Без, яшьләрне үсендерә белде, укытучы хезмәтенең серләрен җайлы гына итеп төшендерде... 92нче елларда, без, яшь белгечләр, мәктәптә бик күп идек: “Сез яз кебек...” дия иде безгә сокланып...Җитез хәрәкәтле, ягымлы Укытучыбызга охшарга тырыша идек бугай барыбыз да, – дип уртаклаша Хәнифә Гыйльфан кызы.
фотоны Ләүхидә Заһидуллина тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев