Аларга волейболда һәм тенниста тиңнәр булмады
Биектауда спортның берничә төре буенча “Сәламәтлек-2021” җәйге спартакиада узды.
(Тәтеш, 16 июнь, "Тәтеш таннары"). Ярышлар республиканың 6 оешмаcыннан мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы хезмәткәрләрен берләштерде.
Республика телевизион һәм радио челтәренең Тәтеш филиалы (Тәтеш цехы) командасы авыр һәм киеренке спорт көрәшендә волейбол һәм өстәл теннисы буенча беренче урыннарны һәм мини-футбол буенча өченче урынны алды.
Шунысы куанычлы, ярышларда мәктәп укучылары һәм студентлар гына түгел, ә безнең шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре дә катнашты.
Исегезгә төшерәбез, Тәтеш телерадиотапшырулар цехы республиканың көньяк-көнбатыш зонасындагы 8 районга хезмәт күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев