Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Апас районында мәктәп һәм студентлар берләшмәләре арасында җәмәгать тәртибен саклау буенча «Форпост» зона спартакиадасы булып узды

Анда Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Биектау һәм Тәтеш районнарыннан 8 команда катнашты.

(Тәтеш, 24 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). 23 сентябрь көнне Апас муниципаль районында мәктәп һәм студентлар берләшмәләре арасында җәмәгать тәртибен саклау буенча «Форпост» зона спартакиадасы булып узды. Аны МБУ «Центр «Форпост» хәбәр итә.

Анда Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Биектау һәм Тәтеш районнарыннан 8 команда катнашты.

Ярышларда катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сафина Луиза Равил кызы чыгыш ясады. Чара Апас аграр көллияте базасында узды, командалар 8 төрдә көч сынашты: 100 метрга йөгерү, автоматны сүтеп – җыю, физик әзерлек, пневматик винтовкадан ату, йөгерү эстафетасы.
Шәхси зачетта:

Шитова Ангелина (100 метрга йөгерү) номинациясендә мактаулы 2 урынны яулады.

Гомумкоманда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын-Буа муниципаль районы.

2 урын-Апас муниципаль районы.

3 урын – Кайбыч муниципаль районы.

фото предоставлено МБУ «Центр «Форпост»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев