Буада “Яшьлек” спорт мәктәбе призына бадминтон буенча ачык ярышлар узды
Тәтешнең спорт мәктәбе шәкертләре Алексеевскида узган бадминтон буенча ачык турнирда бүләкләргә ия булдылар.
(Тәтеш, 26 май, “Тәтеш таңнары”).
Тәтешнең спорт мәктәбе шәкертләре Алексеевскида узган бадминтон буенча ачык турнирда бүләкләргә ия булдылар. Салават Минегәрәев – парлы разрядта икенче урынны, Дарья Зиновьева бронза алды.
Буада “Яшьлек” спорт мәктәбе призына бадминтон буенча ачык ярышлар узды. Дарья Зиновьева үзенең яшь категориясендә җиңүче булды, Эмиль Нуриев белән Салават Минегәрәев икенче урынны алдылар, Азалия Полозова, Ульяна Васина, Луиза Минегәрәева, Артем Васин өченче урынны яуладылар. Спортчыларның тренеры Руслан Таҗиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев