Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Ирина Роднина Казанда Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннарын ачты

Алтмыш илдән килгән яшь спортчы Казандагы Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы мемориалына чәчәкләр куйды.

 Фото: Салават Камалетдинов
(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Бүген Ирина Роднина Казанда IV Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннарын ачты. Уеннарда катнашучы Россиянең 650дән артык яшь спортчысы (аларның гаиләләре чит илләрдә гомер кичерә) – Казанның Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы мемориалына чәчәкләр куйды.

13-19 майда Татарстан ярышларның финалын кабул итә. Сайлап алу турлары уеннарда катнашучы һәр илдә үткәрелгәнлектән, Казанга иң яхшылар гына килгән.

Фигуралы шуу буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы, ун мәртәбә дөнья чемпионы, Дәүләт Думасы депутаты һәм «Бердәм Россия» партиясенең «Балалар спорты» проектының федераль координаторы Ирина Роднина әлеге чараның мактаулы кунагы булды.

IV Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннары спортның җиде төре (баскетбол 3x3, мини-футбол, волейбол, шахмат, өстәл теннисы, нәфис гимнастика һәм йөзү) буенча ярышларны үз эченә ала. Моннан тыш, фестивальдә катнашучыларны бай мәдәни-белем бирү программасы (Татар мәдәнияте көннәрен үткәрү, Казанның истәлекле урыннары буйлап экскурсия, кино күрсәтү, рус теле һәм мәдәният буенча интерактив дәресләр, интеллектуаль баттллар) көтә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт роднина