Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Кайнар боз

    Яшьләрнең унбер командасы Көньяк микрорайондагы боз мәйданчыгында ике көн буена алка кудылар.

    Әлбәттә, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе уенчылары (тренер Алексей Тихонов) иң көчлеләр булсалар да, Урюм, Олы Тархан, Байраш һәм Алабирде җыелма командалары да алардан калышырга теләмәделәр. 1999 елда туганнар һәм алардан яшьрәк хоккейчылар арасындагы ярыш йомгаклары буенча спорт мәктәбе командасы җиңүче булды, икенче урында - Урюм малайлары. 1997-1998 елгылар арасында шулай ук беренче урында спорт мәктәбе җыелмасы, икенче урында - Урюм, өченче урында Олы Тархан уенчылары. 1994-1995 елларда туган яшүсмерләр урыннарны бүлешүдә сокланырлык даимилек күрсәттеләр: урюмлылар керткән алкалар буенча башка командаларны куып җитә алмадылар, ә пьедесталның беренче баскычына балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең 1нче җыелмасы күтәрелде, өченче урынны да шул ук мәктәпнең 2нче командасы биләде.

    Призерларга грамоталар һәм истәлекле призлар тапшырылды. Ярышны үткәрүдә райпо идарәсе рәисе Илдар Сөләйманов хәйрия ярдәме күрсәтте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: