Көмеш призерлар булдылар
Тәтешнең яшь спортчылары – бадминтон ярышлары буенча Бөтенроссия призерлары дип танылдылар.
(Тәтеш, 2 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтешнең яшь спортчылары – бадминтон ярышлары буенча Бөтенроссия призерлары дип танылдылар.
Тәтешнең спорт мәктәбе спортчысы Софья Сергеева 13 яшькә кадәргеләр категориясендә катнаш парлы һәм хатын-кызлар арасында парлы разрядта көмеш медаль алды.
Тәтешнең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчысы Валерия Таҗиева 17 яшькә кадәргеләр категориясендә катнаш парлы разрядта һәм хатын-кызлар арасында парлы разрядта көмеш призер булды.
Ноябрь аенда Орел шәһәрендә узган ярышка Россиянең 35 шәһәреннән 250дән күбрәк спортчы җыелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев