Көрәш буенча көмеш медаль яулады
Турнир Ленинград өлкәсе Выборг шәһәрендә узды.
(Тәтеш, 11 ноябрь, Тәтеш таңнары). Унсигез яшькә кадәрге кызлар һәм 21 яшькә кадәрге егетләр арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия ярышларында Тәтеш балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкерте Наталья Храменкова үз үлчәү авырлыгында көмеш медаль яулады.
Турнир Ленинград өлкәсе Выборг шәһәрендә узды. Спортчының тренер-укытучысы Сәгыйть Ибраһимов хәбәр иткәнчә, РФның 40 субъектыннан килгән вәкилләр 2нән 6 ноябрьгә кадәр өч көн дәвамында җиңү өчен көрәшкән. Ярыш нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасы составы билгеләнгән, яшь тәтешле дә анда кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев