Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кубок көчлеләргә эләкте

“Барс” спорт-сәламәтләндерү комп­лексында белем бирү учреждениеләрендәге ир-егетләр командасы арасында волейбол буенча Тәтеш автомәктәбе кубогына ярыш булып узды.

(Тәтеш, 7 декабрь, "Тәтеш таңнары). Беренчелектә ун команда катнашты. Автомәктәп начальнигы Александр Колсанов спортчыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. “Сезгә намуслы көрәш телим, һәм көчлеләр җиңсен иде”, – диде ул.

Ярыш нәтиҗәләре буенча гражданнарны яклау көллияте командасы җиңде, авыл хуҗалыгы техникумы вәкилләре икенче урынны алды, кадет мәктәп-интернаты волейболчылары өченче булды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X