Өлгергәнлек һәм осталык чоры

Иртәгә педагогия көллияте физик тәрбия бүлеге ачылуның 45 еллыгын билгеләп үтә.
Педагогия училищесы студентлары яулаган югары бүләк - социалистик ярышта югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен Бөтенроссия "Спартак" ирекле спорт җәмгыяте дипломы - уку йортының язмышын билгели.
1966 елда ТАССР Мәгариф министрлыгы физик тәрбия факультеты ачу мәсьәләсен хәл итә. Ике спорт залы, бер дигән чаңгы базасы, 333 метрлы йөгерү юлы белән стадион, гимнастика шәһәрчеге төзелә.
Физкультура бүлеген ачуда, аның аякка басып китүендә, ныгуында һәм киң колач алуында үз эшләренең чын осталары - танылган педагоглар зур өлеш кертәләр. Болар - Вячеслав Тимирясов, Петр Новиков, Николай Селюков, Геннадий Солдаткин, Владимир Бичуков, Леонид Школьников, Александр Исаев, Надежда Гришина, Татьяна Петрова, Наталья Шлячкова. Алар барсы да югары мәдәниятле, таләпчән һәм гадел затлар.
Бүлек үсә һәм көч туплый, җитәкчеләр, бүлек мөдирләре, укытучылар алышына, әмма аңа нигез салучыларның традицияләре һәм матур ниятләре үзгәрешсез кала. Әлеге бүлектә инде күп еллардан бирле тәҗрибәле, югары квалификацияле педагоглар - Валерий Кулаженков, Мария Матвеева, Рәшит Габдрахманов, Алексей Кудяев, Виталий Селюков, Виктория Кушагина, Таһир Мөбәрәкшиннар эшлиләр. Алар үз хезмәтләрен күңел биреп, югары җаваплылык белән башкаралар, тәҗрибәләрен һәм белемнәрен студентлар белән генә түгел, ә район һәм республиканың физкультура укытучылары белән дә уртаклашалар.
Безнең училищены тәмамлаучылар Россиянең төрле почмакларында эшлиләр, җаваплы постлар билиләр, эчке эшләр министрлыгы органнарында хезмәт итәләр, югары, урта махсус уку йортларында, мәктәпләрдә укыталар. Шул еллар эчендә физик тәрбия буенча мең ярымнан артык белгеч әзерләнгән, шулар арасында халыкара класслы ике спорт мастеры, егермедән артык спорт мастеры, спорт мастерлыгына берничә дистә кандидат һәм йөзләгән спортчы-разрядчы бар. Училищены төрле елларда тәмамлаган бик күпләрне олы хөрмәт һәм ихтирам белән әйтеп үтәргә мөмкин: Александр Вотетин, Сергей Тихонов, Нина Воробьева, Юрий Шегуров, Михаил Горохов, Марина Королева, Евгений Нестеров, Сергей Мамкин, Данис Идрисов, Ранис Идрисов, Сергей Павлов, Александр Вавилов, Александр Фурасьев, Виктор Мамкин, Артем Николаев һәм башка бик күпләр.
45 - бу өлгергәнлекне һәм осталыкны дәлилләүче җитди яшь. Әмма шул ук вакытта яңа эзләнүләр, иҗади карашлар чоры да.
Физик тәрбия укытучыларына ихтыяҗ һәрвакыт югары булды. Бүлек, үзенең традицияләрен саклый барып, алга таба үсүен дәвам итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 июль 2022 - 13:56«Идел Online» YouTube каналында яңа видео «Тайм-аут»ның яңа чыгарылышы каратэ турында.2100
-
6 июль 2022 - 12:20Тәтештәге авыл хуҗалыгы техникумын быел 108 студент тәмамлады Уку йорты директоры Илнур Җамалтдинов җыелучыларны тантаналы рәвештә дипломнар тапшыру кысаларында сәламләде, ул чыгарылышларны техникумны тәмамлаулары һәм һөнәр үзләштерүләре белән котлап, барлык башлангычларында уңышлар теләде.4100
-
6 июль 2022 - 10:34Работники АО «Транснефть – Прикамье» приняли участие в сдаче нормативов ГТО В мероприятии приняли участие 46 работников аппарата управления и Казанского районного нефтепроводного управления.3800
-
6 июль 2022 - 10:06Динә Кузнецова: “Балалар ясаган хезмәтләрне караганда тормыш гүзәлрәк кебек тоела” Балалар сәнгать мәктәбе педагогы Динә Кузнецованың хезмәт стажы 45 ел, шуның 40 елын ул педагог булып эшли.4300
-
6 июль 2022 - 09:39Тәтеш районы башлыгы РФ Үзәк хәрби округы солдатларына 24 тонна гуманитар ярдәм җибәрде Рәмис Сафиуллов аны билгеләнгән урынга шәхсән үзе озата барды.5300
-
6 июль 2022 - 08:02“Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” газеталарына 2022 елның II ярты еллыгына абунә кампаниясе тәмамланды (Тәтеш, 6 июль, “Тәтеш таңнары”).4700
-
6 июль 2022 - 06:37Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли (Тәтеш, 6 июль, “Тәтеш таңнары”).6900
-
5 июль 2022 - 16:12Тәтеш көрәшчеләре медальләр яулап кайттылар (Тәтеш, 5 июль, “Тәтеш таңнары”).8600
-
5 июль 2022 - 14:16“Язмыш кочагында” дип исемләнгән яңа рубрика тәкъдим итәбез Аны булдыруда безгә – бүген бастырачак хатыбыз этәргеч ясады.7100
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.9900
-
4 июль 2022 - 13:34В Канашском транспортно-энергетическом техникуме состоялось вручение дипломов выпускникам 2021-2022 учебного года Всего дипломы получили 260 выпускников.7700
-
4 июль 2022 - 11:55Тәтеш шәһәренең балалар китапханәсендә «Күңел күтәренкелеге серләре» дип исемләнгән сәгате үткәрелде Анда Ханжин П.С исемендәге №1 мәктәп яны лагерена йөрүче балаларга сәламәт яшәү рәвешенең мөһим серләрен җиткерергә тырыштылар.13800
-
4 июль 2022 - 11:291 июльдән татарстанлылар "дача амнистиясе 2.0" дән файдалана алачак (Тәтеш, 4 июль, “Тәтеш таңнары”).14200
-
7 июнь 2022 - 09:03Тәтештә Украинада махсус операция барышында батырларча һәлак булган разведчигы Андрей Соколовский белән хушлаштылар
-
6 июль 2022 - 06:04Тәтештә юллар ремонтлана, тротуарлар һәм автотранспортлар өчен тукталышлар ясалаУңайлы мохит булдырмыйча торып, заманча шәһәр инфраструктурасына ирешү мөмкин түгел, һәм бу юнәлештә безнең шәһәрдә зур эш алып барыла.5400
-
11 июнь 2022 - 09:21Рөстәм Миңнеханов 2022 елда Сабан туен уздыру уңаеннан республикада яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә Татарстанда Сабан туе уздыралар.70500
-
11 июнь 2022 - 08:19Айтишниклар армиядә хезмәт итүдән кичектерелә ала Җавап бирә Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин.67600
-
12 июнь 2022 - 12:08Юрий Долгов: Миңа ул газета яздырырга кушты 2022 елның 6нан 16 июненә кадәр ташламалы яздыру ункөнлеге үтәчәк.67500
-
11 июнь 2022 - 06:22Бакырчы авылында өмә уздырганнар Авыл җирлеге активы коймаларны матурлап буяды.63600
-
15 июнь 2022 - 15:07Алабирде авылында Сабан туе агачлар белән уратып алынган алан уртасында булды Төрле уеннарда: чүлмәк ватуда, шашкада, кул көрәштерүдә, катыктан алтын йөзек алуда балалар да, олылар да катнашты.48000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Калашникова Елена Викторовна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 61
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика