Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Олимпиянең көмеш медален Светлана Демина яулаган

Светлана Демина (кыз фамилиясе Якимова) 1961 ел­ның 18 апрелендә Вологда өл­кәсенең Кирилловка районы Розбуй авылында туа.

(Тәтеш, 26 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Светлана Деминаның Австралиядә узган Олимпиадада яулап алган көмеш медале иң яхшы казанышы булган.

Светлана Демина (кыз фамилиясе Якимова) 1961 ел­ның 18 апрелендә Вологда өл­кәсенең Кирилловка районы Розбуй авылында туа. Гаилә соңрак Тәтешкә, ата-ана­ларының кече ватанына, күченеп кайта.
Светлана 1975 елда Тә­теш­тәге балалар-яшүс­мер­ләр спорт мәктәбендә тренер Сергей Протасовта стендка ату белән шөгыльләнә башлый. Бер елдан соң ул РСФСР чемпионы була, ә 1982 елда аңа “СССРның атказанган спорт мастеры” дигән исем бирелә. Тәтешле 2000 елда Сиднейда узган Олимпиадада көмеш медаль яулый. 

Светлана Демина күп тап­кырлар дөнья чемпио­ны (шәх­си һәм команда зачетында) булып тора, спортчының уңышларына – Россия, Европа чемпионатларында (17 титул), шулай ук төрле дәрәҗәдәге халыкара һәм Россия турнирларындагы җиңүләре керә.

Светлана Демина хәзерге вакытта стендка һәм пуля бе­лән ату олимпия резер­вы рес­публика спорт мәктә­бендә стендка ату буенча югары категорияле тренер булып тора. Ул үзенең шәкертләренә осталыгын һәм тәҗрибәсен тапшырып, Россиянең халыкара класслы ике спорт мастерын, ике спорт мастеры кандидатын әзерләгән. 

фотоны Тәтешнең стендка ату спорт мәктәбе тәкъдим итте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев