Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Үрләр яулап

Даими күнегүләр, үҗәтлек, эш сөючәнлек: Тәтештәге спорт мәктәбенең йөзү буенча тренеры Эльмира Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, боларның барысы да – җиңүгә китерә.

 (Тәтеш, 17 июль, "Тәтеш таңнары", Елена Викторова (автор фотосы)). Даими күнегүләр, үҗәтлек, эш сөючәнлек: Тәтештәге спорт мәктәбенең йөзү буенча тренеры Эльмира Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, боларның барысы да – җиңүгә китерә.

Нибары дүрт ел элек, “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында бассейн ачылгач, яшь тәтеш­леләрнең һөнәри остазлары башлангычында йөзү белән шөгыльләнергә мөмкинлекләре барлыкка килде.

Төрле дәрәҗәдәге ярыш­ларда катнашучы яшь спортчылар Кристина һәм Константин Приваловлар, Дарья һәм Данил Грошевларның спорт тартмачыгында судагы ераклыкта җиңгән өчен бүләкләре шактый. “Сабыйлар секция­гә балалар бакчасына йөргән чакта ук килә башладылар, Данилдан башкалары. Ул бераз соңрак, сеңлесе ­Дарьяга карап, килде, дип сөйли Эльмира Дамир кызы. – Алар, Костя белән Кристина кебек, бертуганнар булуга да карамастан, барлык баланың холкы һәм табигате бөтенләй дә төрлечә”.

Киләчәктә алардан кем булырга теләүләре турындагы сорауга, малайлар беренче булып җавап бирделәр: “Дөнья һәм Олимпия уеннары чемпионнары”. Һәм шунда ук, кайсысы абруйлырак булуы хакында бәхәсләшә башлыйлар, ә кызлар кыенсынып елмаялар, шулай да аннары Дарья болай ди: “Йөзү белән шөгыльләнәсем һәм ­уңышларга ирешәсем килә”.

Балалар көнгә ике тапкыр – иртәсен һәм кичен күнекмәләр ясыйлар, аларның ялы атнага нибары бер көн. “Баштарак арый идек, әмма хәзер гадәтләндек. Күп нәрсәләр әти-әниләргә бәйле, әлбәттә: алар үз балаларының спорт казанышлары белән кызыксыналар, алар белән ярышларга баралар, ярдәм итәләр һәм “йолдызлык” чире белән көрәшүдә булышалар. Күнегүләр вакытында балалар арасында көндәшлек сизелә, һәм бу аларга көчлерәк булырга этәргеч бирә. Ә менә ярышларда алар бер командага берләшеп, аерылмас дусларга әвереләләр”, – дип уртаклаша Эльмира Дамир кызы.

Шулай да, яшь йөзүчеләр нинди генә мәртәбәле исемгә ия булсалар да, алар барыннан да бигрәк балалар. Шуңа күрә уңышсызлыкларны күз яшьләре аша борчылып кичерәләр, җиңүләргә чын күңелдән шатланалар, хаталарга карап нәтиҗә ясыйлар һәм аларны кабатламаска тырышалар. Ә алар белән бергә тренер да өйрәнә: чемпионнар үстерү бик җиңелләрдән түгел.

Эльмира Дамир кызы ­үзендә тәрбияләнүчеләренең дүрт ел элек кечерәк ярыш­ларда гына булса да казанышларга ирешерләр дип хәтта исәп тә тотмаган булган: йөзүдә көндәшлек кирәгеннән артык күп. Ләкин хәзер ышана: әгәр күп эшләсәң, теләсә нинди үрләрне яуларга була! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X