Россия унлыгында
Җиңел атлетчы Яна Михайлова ядрә ыргытуда Бөтенроссия дәрәҗәсендә югары нәтиҗәләр күрсәтә.
Яна өчен 2006 елның 1 сентябрендә беренче кыңгырау мәктәпкә генә түгел, шулай ук балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Рәшит Габдрахманов янына җиңел атлетика буенча беренче дәрескә чакырып та чыңлый. Ул спортны берничек тә читләтеп үтә алмый: әнисе Татьяна да җиңел атлетиканы ярата, ә әтисе Валерий футбол һәм хоккейга мөкиббән. Янага иң баштан ук кыска ераклыкка йөгерү уңыш белән бирелә: ул берничә тапкыр республика Беренчелеге призеры, җиңел атлетика буенча “Яшь шиплар” күп төрле көрәшнең Россия финалында ике тапкыр җиңүче була. Һәм менә ярышларның берсендә Рәшит Рәхим улы янына хезмәттәше килә дә сокланып болай ди: “Ә синдә шөгыльләнүче кыз талантлы! Тикшереп кара аны, ядрәне ничек ыргыта икән”. Тренер кайтуга ук шәкертләре арасында ядрә ыргыту буенча ярыш оештыра. Яна кызларны да, малайларны да җиңеп чыга. Әлеге спорт төре буенча өйрәнүләр башлана. Ядрәнең авырлыгы – 4 килограмм. Кыз өчен бу шактый авыр, шуңа күрә ял һәм бәйрәм көннәрендә тырышып шөгыльләнергә туры килә. Ә Россия Беренчелеге алдыннан техника куелышында ярдәмне җиңел атлетика ветераны Вячеслав Тимирясов күрсәткән, бу шулай ук зур роль уйнаган. “Бик дулкынландым. Үземнең һәм тренерымның өметен акларга кирәк иде. Рәшит Рәхимович максат куйды – югарыга ирешергә”, – дип уртаклаша Яна. Бер ел күнегүләрдән соң ул Красильников истәлегенә Бөтенроссия турнирында призер исемен яулый һәм әлегә кадәр аның 4 тапкыр җиңүчесе булып тора. “Уңышлар бар! Сөңге һәм диск ыргытуны берьюлы үзләштерәм”, – дип өсти ул. Кызлар һәм малайлар шулай ук әлеге спорт төренә тартылалар, ә ул аларны рәхәтләнеп шефлыкка ала. Янаның тормышы тулысынча спорт белән бәйләнгән, өстәвенә волейбол белән баскетболны да ярата һәм үзе бухгалтерлыкка укыган авыл хуҗалыгы техникумыннан ярышларда чыгыш ясый. Карандаш белән аклы-каралы рәсемнәр ясарга омтылуын да яшерми. Хәзер аның иң зур казанышы – яшүсмерләр арасында Россия Беренчелегендә алган бронза. Яна илнең иң яхшы нәтиҗәләргә ирешүче кызлар һәм хатын-кызлар унлыгына керә! “Үз көчемә ышаныч барлыкка килде, булдыра алганча тырышам. Идел буе физик культура академиясенә укырга керәсем һәм алга таба да күнегүләр белән шөгыльләнүне дәвам итәсем килә...”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев