Ә сез ГТО тапшырдыгызмы?
Тәтештә “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында һәр чәршәмбе һәм җомга көнне ГТО ВФСК нормаларын тапшыру уза.
(Тәтеш, 24 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Районда яшәүче, ГТО нормаларын тапшырырга теләүче, һәркем 2-57-53 телефоны аша гариза бирә ала. Шәһәр оешмалары коллективлары әлеге спорт чарасында актив катнаша, шулай итеп агымдагы айда 70тән күбрәк тәтешле ГТО нормаларын тапшыра.
“Хезмәткә һәм оборонага әзер” заманча физик тәрбия комплексы күмәк спортны һәм илдәге кешеләрнең сәламәтләнүен үстерүгә юнәлтелгән. ГТО комплексы 6дан алып 70 яшькә кадәргеләр һәм аннан өлкәнрәкләр яшь төркеме белән тәңгәл китереп 11 баскычтан һәм алтын, көмеш, бронза медальләргә яраклаштырып, 3 төр авырлык нормативларыннан тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев