Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт елъязмасы дәвам итә

Спорт йолдызлары балы чын йолдызларны һәм яңа гына кабынган йолдызчык­ларны бергә җыйды.

Залда - узган ел спортта зур казанышларга ирешкән спортчылар, аларның остазлары, физкультура хәрәкәте ветераннары, аларның проблемаларына битараф булмаган кешеләр. Аларның барсын да райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Аркадий Семенычев сәламләде һәм яңа елда да район спортчылары безне яңа җиңүләре белән сөендерерләр дигән ышаныч белдерде.

Һәм ул беренче номинация - "Елның иң яхшы спортчысы" лауреатларына бүләкләр тапшырды. Алар - Раилә Гәрәева (ирекле көрәш) һәм Александр Фурасьев (стендка ату). Шуннан соң җиңүгә әзерләүчеләрнең - спортчылар остазларының исемнәре әйтеп үтелде. Болар - "Елның иң яхшы тренеры" номинациясендә җиңүгә ирешкән Олег Егоров (өстәл теннисы), Сәгыйть Ибраһимов (ирекле көрәш), Сергей Мамкин (чаңгы узышы), Александр Самаркин (шахмат) һәм Виктор Филиппов (стендка ату) залның көчле алкышларына лаек булдылар.

Һәр спортчының спорт олимпына үз юлы бар, өстәвенә күбесе аны мәктәптәге физкультура укытучысы ярдәмендә сайлаган. Мәктәп баласының сәламәтлеге нәкъ менә физкультура укытучысының шәхесенә һәм аның нәрсәне - физик культура яки вакытны бушка уздыру - өстен куюына бәйле. "Физик культура өлкәсендә иң яхшы укытучы" номинациясендә Сергей Знатнов (1нче мәктәп), Николай Исаев (Килдеш) һәм Алексей Похлебкин (2нче мәктәп) телгә алынды.

Спорт аерым сәләт кенә түгел, ә спортчыдан шактый финанс чыгымнары да таләп итә. Бәхеткә каршы, районда аларга өстән күрсәтмәләр буенча түгел, ә үз теләк­ләре белән булышлык күрсәтүче кешеләр дә аз түгел. Шуларның иң яхшылары - Мөбин Әхмәтов (Тәтеш юл төзелеш-ремонт участогы начальнигы), Юрий Ишелев (АТП), Илдар Сөләйманов (райпо), эшкуарлардан Володар Тимофеев һәм Әсхәт Рафиков, Андрей Чермянин ("Тәтеш урманчылыгы") "Ел хәйрия­чесе" номинациясе лауреатлары булдылар. Ә менә "Спорт-масса эшен оештыру буенча иң яхшы предприятие, учреждение" номинациясендә бер лауреат кына сайлап алынды, ул - "Җылылык челтәрләре" предприятиесе. Аның эшчәннәре райондагы барлык спорт чараларында актив катнашалар һәм бу табигый күренеш.

Район спортның хәрби-кулланма төрләрендә дә сизелерлек уңышларга ирешә, биредә Владимир Бичуков (педкөллият), Александр Долгов (2нче мәктәп) һәм Александр Филиппов (кадет мәктәп-интернаты) шактый уңышларга ирешеп, үз номинацияләрендә җиңүчеләр булдылар.

ТР укучыларының VIII Спартакиадасында район гомумкомандасында өченче урынны яулауга (моның өчен микроавтобус алдылар) зур өлеш керткән физкультура хәрәкәте ветераннары, спортчылар бүләк­ләнделәр.

Спорт йолдызларының традицион балы үз геройларын билгеләп үтте, әмма 2011 ел уңышы - ул инде безнең тарих. Ә яңа елда безнең яңа җиңүләр һәм рекордлар булачак, шулай булгач, район спорт елъязмасы дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев