Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт тәлинкәсен ышанычлы итеп бәреп төшерделәр

Иң яхшы исемен алу өчен йөздән күбрәк спортчы катнашты.

(Тәтеш, 5 август, "Тәтеш таңнары").  СССР, РСФСРның атказанган тренеры С. С. Яруллин истәлегенә багышланган стендка ату буенча Россия Кубогының IV этабында Россиянең ун төбәгеннән спортчылар катнашты.

Иң яхшы исемен алу өчен йөздән күбрәк спортчы катнашты. Сигез комплект бүләк җиңеп алынды. Россия Кубогы этабында Татарстан җыелмасын 70 спортчы тәкъдим итте, шуның 24е – Тәтеш­нең стендка ату мәктәбе шәкертләре. 

Алар тәлин­кәләрне дә башкаларга карый ышанычлырак бәреп төшерде һәм мактау баскычына да башкаларга карый ешрак күтәрелде. 
Респуб­ликабыз җыел­масының җиңү тарт­мачыгында – 6  алтын, 6  көмеш, 6 бронза бүләк. Җиңүчеләр һәм призерлар Тәтеш районы ­башлыгы Рәмис Сафиулловтан призлар алды.

Тәтешнең стендка ату мәктәбе базасында Бөтен­россия ярышлары белән беррәттән Татарстан Беренчелеге дә узды. “ТР Беренчелеген мин шактый ук саллы аерма белән отып алдым. Россия Кубогы этабында финалга шулай ук яхшырак нәтиҗәләр белән кердем, ләкин финалга күбрәк тактик якын килү җитеп бетмәде, һәм мин “агач” медаль белән калдым. ­Финалга әзерләнү вакытында бик тырыштым, дип әйтә алмыйм. Берсүзсез, тәҗрибә алдым, минем спорт узышларым әле алда”, – дип уртаклашты ярышта катнашкан Геннадий Мамкин.  

Татарстан Республикасы һәм Тәтеш районы җитәкчелеге тарафыннан стендка ату буенча спортчылар әзерләр һәм төрле дәрәҗәдәге ярышлар уздыру өчен яхшы шартлар булдырылуын билгеләп үтәсе килә.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X