Спорттагы уңышлар
Тәтеш спортчылары 21 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында стендка ату буенча шәхси беренчелектә уңышлы чыгыш ясадылар.
(Тәтеш, 10 август, “Тәтеш таңнары”).
Тәтеш спортчылары 21 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында стендка ату буенча шәхси беренчелектә уңышлы чыгыш ясадылар.
Уен Воронежда 2-9 августта узды.
Татарстанлылар “скит”та шәхси турнир нәтиҗәләре буенча өч тапкыр мактау пьедесталына күтәрелделәр, ике бронза һәм бер көмеш медаль яуладылар.
Милена Видманова (тренеры Александр Вавилов) яшүсмер кызлар арасында “трап”та көмеш призер булды. Алинә Әхәтова (тренеры Альберт Бәдретдинов) финишка өченче булып килде.
Дмитрий Вавилов (тренеры Александр Вавилов) бронза медаль яулады.
Геннадий Мамкин “трап” дисциплинасында Белоруссия Ачык Чемпионатының бронза медале белән бүләкләнде. Спортчының тренеры Виктор Филиппов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев