Стендка ату буенча Россия чемпионаты
2020 елның 8-18 сентябрендә “Зөя” стендка ату комплексында стендка ату буенча Россия чемпионаты узды.
(Тәтеш, 22 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Әлеге ярышта команда чемпионатының соңгы көнендә Татарстан атучылары 3 медаль яулады. Хатын-кызлар скитында пьедесталга безнең ике команда күтәрелде. Алинә Фазылҗанова, Зилә Батыршина һәм Екатерина Комарова Наталья Виноградова, Анастасия Годованец, Анастасия Крахмалева составындагы Мәскәү командасы белән катлаулы көрәштә көмеш медаль яулады.
Бронза - Альбина Шакирова, Ландыш Кварталова һәм Елизавета Евграфова.
Спортчы Кушагин Илья (тренеры Кушагин А.А.) “Россиянең спорт мастеры” нормативын үтәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев