Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Татарстанда “Демография” илкүләм проекты буенча спорт объектлары төзү дәвам итә

Казан һәм Чаллыда ике физкультура-сәламәтләндерү комплексы барлыкка киләчәк

(Тәтеш, 12 август, "Тәтеш таңнары").  “Демография” илкүләм проекты нигезендә Татарстанда спорт объектларын төзү дәвам итә. Чаллыда көз башланганда өсте ябулы боз аренасын һәм Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә универсаль спорт залын төзү эшләре тәмамланыр дип ниятләнә.
“Демография” илкүләм проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында, Казан һәм Чаллыда ике ачык физкультура-сәламәтләндерү комплексы барлыкка киләчәк.
Агымдагы елда Чаллыда “Юбилей” йөзү бассейны корылды. Казанның “Тасма” стадионында җиңел атлетика белән шөгыльләнү мәйданчыклары, ә Аксубай һәм Әлмәтнең шәһәр стадионнарында футбол кырлары төзекләндерелә.
Татарстанның тугыз районында быел шулай ук ГТО физкультура-спорт комплексын тапшыра торган мәйданчыклар калкып чыгачак.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев