Тәтеш көрәшчеләре медальләр яулап кайттылар
(Тәтеш, 5 июль, “Тәтеш таңнары”).
Тәтеш көрәшчеләре малайлар һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча X Бөтенроссия “Дуслык” турнирында уңышлы чыгыш ясадылар.
Мамадыш районының Түбән Ушмы авылында традицион рәвештә уза торган ярышларда илнең 10 төбәгеннән 160 көрәшче катнашты. Татьяна Долгова үз үлчәү авырлыгында алтын медаль яулады, Кира Пугачева көмеш медальгә лаек булды. Тимерлан Мифтахов өченче урынны алды. Балаларның тренеры Сәгыйть Ибраһимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев