Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

Рус Тат
Спорт

Тәтешлеләр төз ата

Липецкта 18еннән 24 сентябрьгә кадәр 1999 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар һәм кызлар арасында стендка ату буенча Россиянең шәхси-команда Беренчелеге узды.

Яшүсмерләр арасында команда "трап"ында Мактау пьедесталының иң югары баскычына республиканың беренче җыелмасы күтәрелде, аның составында өч Тәтеш мәргәнчесе дә бар. Дөнья Беренчелеге-2017дә катнашучылар Геннадий Мамкин, Александр Филиппов ( рәсемдә) һәм Игнат Рыжов (барысының да тренерлары Виктор Филиппов) 375 мөмкинлектән 332 мишень җыйдылар, 6 төгәл ату белән Липецк командасын (326) һәм 28гә Мәскәү атучыларын (304) уздылар.
Әле күптән түгел генә "дубль-трап"тан траншеягә күчкән Тәтеш мәргәнчесе Александр Филиппов малайлар арасында шәхси турнирда Россия вице-чемпионы булды. Ул алтын матчта мәскәүле Сергей Бабенкога нибары 3 тәлинкәгә җиңелде - 29:32. Геннадий Мамкин бронза призер булды.
Яңа олимпия "трап, катнаш команда" күнегүләрендә Геннадий белән Полина Князева бергәләп "көмеш" яулады. Александр Филиппов һәм Анна Жемкова Мактау пьедесталының өченче баскычына ия булды.
"Алтын"ны Липецк өлкәсе атучылары Дмитрий Исаев белән Дарья Семьянова алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев