Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Тәтешләр теннис уенында ярыштылар

Өстәл теннисын яратучылар тупны төз итеп бәрү һәм аңа яхшы итеп җавап кайтару осталыгында көч сынаштылар.

(Тәтеш, 22 апрель, “Тәтеш таңнары”). “Форпост” лидерлары “Барс”  спорт-сәламәтләндерү комплексында өстәл теннисы ­буенча иптәшләрчә матч уздырдылар, анда ­гражданнарны яклау көллияте, авыл хуҗалыгы техникумы ­студентлары, Тәтештәге 2нче мәктәп укучылары катнаштылар.

– Бездә яшьләр актив, районыбызның “Форпост” үзәгендә – 30га якын кеше. Һәрбер белем бирү учреждениесенең үз отряды бар, – дип уртаклашты районның яшьләр оешмасы директоры вазифасын башкаручы Алексей Абмаев. – Авыл хуҗалыгы техникумында быел, берникадәр вакыт узганнан соң, эш яңадан торгызылды, алар отрядында 28 кеше. Тәтеш балалары – тренажер залында, кызлар бассейнда йөзү белән шөгыльләнә, автомат сүтеп-җыю белән мавыгучылар да бар. Төрледән-төрле чаралар спорт, ватанпәрвәрлек бәйрәмнәренә ­багышлана. 

Өстәл теннисын яратучылар тупны төз итеп бәрү һәм аңа яхшы итеп җавап кайтару осталыгында көч сынаштылар. Гражданнарны яклау көллиятеннән Артем Низамов кискен алышта өченче урынны алды, авыл хуҗалыгы техникумыннан Виталий Карбулов икенче булды, гражданнарны яклау көллиятеннән Никита ­Арнаков ышанычлы рәвештә җиңү яулады. 

– Теннис белән өч ел дәвамында, 9нчы сыйныфтан бирле шөгыльләнәм, – дип уртаклашты ул, – әле тагын волейбол белән дә мавыгам. Җиңүе рәхәт, әлбәттә, спорт һәвәслеге барлыкка килә, әмма иң мөһиме, җиңү түгел, ә катнашу.         
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев