Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Тәтешнең җиңел атлетчылары яңа киемнән шөгыльләнә

Якташыбыз Фиргать Җиһаншин Тәтешнең спорт мәктәбендә шөгыльләнүче җиңел атлетчыларга бер төрле спорт киемнәрен сатып алуга иганә ярдәме күрсәт­те. 

(Тәтеш, 21 май, “Тәтеш таңнары”).

Тренер Рәшит Габдрахманов шәкертләре яңа киемнәреннән канәгать. Аның әйтүенчә, ­Фиргать Җиһаншиннан алар бер­ничә тапкыр бүләк алганнар.
–     Фиргать – мәрхәмәтле кеше. Ул безгә әле тагын йөгерү өчен махсус аяк киеме, йөгерү киеме, җиңел атлетика өчен кирәк-ярак­лар алырга да ярдәм итте. Яңа елга балаларга бәйрәм өстәле оештырды. Шушы араларда без Казанга ярышка бардык, анда безне Җиһаншиннан бүләк ителгән бер төрле спорт киемнәреннән күреп, күп­ләр хәтта көн­ләшеп тә ­куйдылар, – диде тренер.
Рәшит Габдрахманов яңа костюмнар ошый, дип тә билгеләп үтте. Тренер фикеренчә, спорт киемнәре яшь спортчыларга яхшы этәргеч булып тора. Аны бары тик район җыелмасы әгъзалары гына алган.    
Республика ярышларында җиңүче һәм призер, бөтенроссия ярышларында катнашучы 16 яшьлек Дмитрий Малкин җиңел атлетика белән 10 елга якын шөгыльләнә. Яңа кием егеткә дә, шулай ук барлык иптәшләренә дә охшаган.  
–     Элек без төрле киемдә шөгыльләнә идек. Бу яктан бер төрлелек булмады, ә хәзер без чын команда кебек. Спорт киемнәре бик шәп, – диде спортчы.    
Спортчыларның яңа җи­ңүләрен көтеп калабыз.

фотоны Тәтешнең спорт мәктәбе тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев