Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтештә - йөгерү бәйрәме

    Тәтешлеләр өчен шимбә көн спорт вакыйгаларына бай булды.

    Сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары хәрәкәтенә кушылыр өчен бер сәгать буш вакыт таба алучыларны сентябрь иртәсе яхшы һава торышы белән сөендерде. Бөтенроссия йөгерү көненә туры китерелгән "Милләтләр кроссында" 500дән күбрәк кеше катнашты.
    Көньяк микрорайондагы Җиңү паркында шимбә көнне кеше шактый иде. Үзләренең ата-аналары бе­лән чарага килгән сабыйларның күп булуы шатландырды. Алар кросста катнашучылар артыннан зур кызыксыну белән күзәттеләр.
    Район башлыгы урынбасары Аркадий Семенычев җыелучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. "Кросста катнашучыларның исәбе ел саен арта баруы сөендерә", - дип билгеләп үтте ул.
    Свердлов урамы буйлап ике мең метр озынлыгындагы маршрут сузылды. Йөгерүчеләрнең күпчелеге үз алдына беренче килү бурычы куймады, алар көзге җылы кояш һәм фикердәшләре төркеме белән рухланды. Дан Мемориалы янындагы финишта йөгерүдә катнашучыларны татлы ризыклар белән кайнар чәй көтте.
    "Кызымның кросста бик тә катна­шасы килде, бу аның беренче тәҗрибәсе. Бөтен дистанцияне чабып үтте, дөрес, тукталыш ясап, аңа бит әле нибары дүрт яшь. Баллы сюрприз - фиништагы чәй белән печенье - бик тә ошады. Һичшиксез тагын йөгерәчәкмен диде", - дип уртак­лашты Милена Матвееваның әнисе Гүзәл.
    Шушы ук көнне Җиңү паркында ТРның атказанган укытучысы, ТРның физик культура һәм спорт отличнигы, спорт мәктәбе тренеры Рәшит Габдрахманов призына сигезенче ярышлар булды, анда йөздән күбрәк кеше катнашты. Узышлар 500 һәм 1000 метр дистанциядә узды.
    Ярышларда район администрациясе вәкилләре, спорт ветераннары, тренерлар һәм физик культура укытучылары бар иде. Кискен көрәш барышында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: