Ул яхшы һөҗүмче булган
Тәтеш футболы турындагы “Шуня һәм Хатямчик ничек итеп гол керткән” дигән язмага кайтавазлар килү дәвам итә.
Газетабыз редакциясендә уздырылган түгәрәк өстәлдә катнашучылар берничә еллар футбол уйнаган, шулай ук балаларга күнекмәләр дә үткәргән шәһәрле Евгений Дубковны күп тапкырлар искә алдылар.

Ни аяныч, ул очрашуга килә алмады, шулай да редакция кунакларының газетада бастырылган хатирәләрен кызыксынып укыган һәм безнең үтенеч буенча ул футбол белән озак еллык дуслыгы турындагы үзенең тарихын сөйләде.
Евгений Анатольевич якынча җиде яшьтән уйный башлаган, чөнки аның абыйсы Анатолий Дубков һәвәскәр футболчы булган.
– Без Кызыл Армия урамында (хәзерге Воробьев) яшәдек. Толя совхоз-техникумда машина йөртү буенча инструктор булып эшли иде, ул анда команда оештырды һәм бер үк вакытта Тәтеш өчен футбол да уйнады. Безнең өйдә һәрчак футболчылар булды һәм футбол киеме сакланды, – дип искә төшерә Евгений Анатольевич. – Ирек Мәйданында, район мәдәният йорты урынында, метеостанция иде. Безнең футбол кыры шунда иде, без анда күнекмәләр уздырдык. Бөтен – тирә-юнь. Безне беркем дә оештырмады, үзара сөйләшеп җыелдык. Спорт рухы чиктән тыш иде. Утрауга баруыбыз, комда үзебезгә-үзебез туп тибәргә өйрәнүебез хәтердә калган. Кышын да шулай ук футбол уйнадык. Башта, ноябрьдә, беренче кар яугач, без көрәкләр алып Ирек Мәйданына безнең уен кырын чистартырга бара идек. Ә аннары, трактор үтеп киткәч, юл уртасында да ук уйный идек. Әле тагын бию мәйданчыгында. Саша Ерофеев, Миша Маслов белән бергә уйнадык. Петя Шемяков безгә күнекмәләр үткәрде. Ул өйрәткәнчә дөрес итеп эшләми кара әле, тыңламаган өчен эләгә иде.
Евгений Анатольевич шәһәр стадионында футбол матчлары ничек үтүен хәзергә кадәр бик яхшы хәтерли.
– Озын бер эскәмия бар иде, ә аның артында тагын өч рәт кешеләр басып торды. Без, малайлар, тамашачылар арасына башыбызны тыгып карый идек. Гол керткән чагында тамашчыларның кычкырган тавышлары да шулай ук истә калган. Без аларны Кызыл Армия урамында да ишетә идек, – дип уртаклаша Евгений Анатольевич. – Телевизордан футбол матчларын карар өчен дәрестән качып кайтып китә идек. Ә тәнәфесләрне китапханәдә уздырдык, “Советский спорт”ны укыдык.
Тәтеш футболының башлангычында торучыларны ул аерым бер хөрмәт белән искә ала. Аның абыйсы Анатолий Дубковтан тыш, алар – Николай Ульянов, Александр Тихонов, Михаил Бец, Геннадий Раков, Галимҗан Кәбиров.
Евгений Дубков 10 нчы сыйныфта инде Тәтеш җыелмасы өчен уйный башлаган.
– Без Буага бик еш йөк машинасында бардык, Болгарга да, Куйбышев исемендәге Затонга да “Метеор” яки көймә белән чыга идек, – ди Евгений Анатольевич.
Футбол Евгений Дубковның тормышында һәрчак булган: педагогика училищесын тәмамлагач, пионерлар йортындагы балаларга күнекмәләр уздырган, армиядә хезмәт иткәндә частьнең җыелмасы өчен уйнаган, Нововолынск шәһәрендә эшләгәндә шахта җыелмасы өчен чыгыш ясаган, үткән гасырның 70 нче еллар уртасында спорт комитетына җитәкчелек иткән.
Танылган футболчылар Эдуард Стрельцов, Сергей Шустиков, Михаил Гершкович һәм башкалар белән очрашу Евгений Анатольевич тормышында мөһим вакыйга булган.
– Без рух күтәренкелегендә идек. Ринат Хөсәенов оста уйнады, Саша Паулкин капкаларда бик яхшы торды. Слава Шилов әйбәт уйнады. Женя Клементьев, Валера Тимофеев, Ринат Шәрипов. Марсель Халитов техник һөҗүмче иде, – дип исәпли тарафдарларын Евгений Дубков.
Чаттан торып тибү алымын үтәгәне өчен аны Киевның “Динамо” футболчысы Валерий Лобановский белән чагыштырганнар, аның тупны бер уенчыга да тидермичә, чаттан капкага турыдан-туры кертүе, үзенчәлекле һөҗүме булып торган. Евгений Анатольевич матч вакытында әлеге катлаулы алымны кулланган.
Вакыт аяусыз. Ул җитмешенче еллар башында фотода сурәтләнгән совет заманындагы футболчыларны күрсәткәндә еш кына болай дип әйтеп үтә: “Бу инде исән түгел, бу да шулай ук”.
Әмма Тәтеш футболы ветераннарының туган шәһәрендә яңа футбол стадионын күрү һәм анда җанатарларның көч биреп, хуплап кычкырган тавышларын ишетү хыялы кала бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев