Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Волейбол да уйнадылар

Тәтештә ТР Идел аръягы сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең “Сәламәтлек-2018” Спартакиадасы узды.

Ярышларда Апас, Буа, Чүп­рәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнарыннан алты команда катнаш­ты.
Спорт чараларына бай көн тантаналы тезелүдән башланды. “Сезне безнең кунакчыл җиребездә сәламләүгә сөенәбез. Уңыш­лар юлдаш булсын, һәм бүген көчлеләр җиңүгә ирешсен дигән теләктә калабыз”, – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга район башлыгы Рәмис Сафиуллов. Катнашучыларны шулай ук Тәтеш үзәк район хастаханәсе баш табибы Ринат Салаватуллин да сәламләп, ярыш марафонына старт бирде. 

Баксаң, медицина хезмәткәрләре кешеләр гомерен генә саклап калмыйча, шулай ук бик шәп спортчылар да икән бит. Ракеткалар белән оста коралланган бадминтончылар мавыктыргыч көрәштә очраштылар, теннисчылар бар көчләренә тырыштылар, фикер йөртергә яратучылар шахмат такталары артына утырдылар, ә җиңел атлетчылар Җиңү паркына юл алдылар, анда аларны швед эстафетасы көтте. 

Волейболчылар балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе спорт залында иң яхшы булу хокукы өчен ярыштылар. Нәтиҗәдә әлеге спорт төрендә безнең кызлар өченче урынны алды.

Спартакиадада катнашучыларның барысы да көн уртасында “Барс” комп­лексына җыелды һәм ир-егетләр командасының волейболда киеренке уен шаһитлары булды. Биредә Тәтеш үзәк район хастаханәсе вәкилләренә тиңнәр табылмады. Әйе, җиңү җиңел генә бирелмәде, әмма тамашачыларның хуплавы һәм безнең медицина хезмәткәрләренең спорттагы тәҗрибәсе үзен күрсәтте.

Ләкин шулай да, финал ярышы – аркан тартышу – иң көтеп алынганы һәм тәэсирлесе булды. Хөкемдарларның ярсыган җанатарларны тынычландырырга тырышуы бу очракта уңышсызрак булды, анда алдынгылык өчен чын көрәш барды. Менә ул уенның кызган чагы! Тәтеш үзәк район хастаханәсенең хатын-кызлар командасы җиңүгә бар көчен куйды. Көндәшләр көчле булуга карамастан, аркан тартышуда безнең кызларны бары тик Апастан килгән медицина хезмәткәрләренә генә читләтеп үтәргә насыйп булды.

Ярыш көне нәтиҗәләре буенча Чүпрәле районы вәкилләре беренче гомумкоманда урынын яулады, буа­лылар икенче булды, тәтешлеләр Мактау пьедесталының өченче бас­кычына күтәрелде. Барлык командалар да Дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

“Унөч ел эшләү дәверендә спартакиа­дада унберенче тапкыр катнашам, һәм әлеге вакыт аралыгында ул Тәтештә беренче тапкыр узды. Үзебезгә таныш диварларда ярышу бик кыенга туры килмәде, җаваплылыгы зуррак булса да. Аеруча да көчле көндәшләрне аерып әйтү авыррак, һәркайсының диярлек әзерлеге бер дәрәҗәдә иде. Без җиңүгә бераз гына җитешә алмадык, дулкынлану комачаулагандыр, мөгаен”, – дип уртаклашты безнең команданы тәкъдим иткән Татьяна Гришина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт