Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшьләр баскетболда ярышты

Тәтештә 2020 елның ТР һөнәри белем бирү оешмалары укучылары партакиадасының баскетбол буенча зона этабы ярышлары булып узды.

(Тәтеш, 18 сентябрь, "Тәтеш таңнары").  Ярышта Апас, Буа, Чүпрәле һәм Тәтеш районнарыннан махсус урта һөнәри белем бирү студентлары катнашты. Безнең районны берьюлы өч команда тәкъдим итте: дәүләт гражданнарны яклау көллияте курсантлары – ике (ир-егетләр һәм хатын-кызлар), авыл хуҗалыгы техникумыннан – бер (ир-егетләр).

Ярыш нәтиҗәләре буенча ир-егетләр командалары арасында көллият, авыл хуҗалыгы техникумы яшьләре беренче һәм икенче урыннарны яулады, безнең кызлар икенче булды. “Ярыш югары дәрәҗәдә үтте. Кызларга физик әзерлек җитеп бетмәде дип уйлыйм, пандемия вакытында алты ай шөгыльләнә алмау үзен сиздерде. Егетләр яхшырак әзерләнгән иде, шуңа күрә тиешле дәрәҗәдә уйнадылар да. Тәтешнең авыл хуҗалыгы техникумы егетләре аларның төп көндәшләре булды, алар белән беренче урын өчен көрәшергә туры килде”, – дип уртаклашты көллиятнең ир-егетләр һәм хатын-кызлар җыелмалары тренеры Валерий Кулаженков.

Спартакиаданың финалы сентябрь азагында Мамадыш шәһәрендә була, анда Тәтешнең гражданнарны яклау көллиятенең ир-егетләр командасы катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев