Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Югары нәтиҗәләр көтәбез

Тәтештәге "Медведь" клубында кызлар арасында ирекле көрәш буенча республикабыз командаларының өйрәнү-күнегү җыеннары узды.

Якын киләчәктә Идел буе федераль округы беренчелегендә Казанның - 5, Алабуганың - 3 вәкиленә һәм безнең Раилә белән Язилә Гәрәеваларга, Алинә Ибәтуллинага һәм Зәринә Гайнуллинага Татарстан данын якларга туры киләчәк. Аларның күбесе республика һәм Россия ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар. ТР җыелма командасы баш тренеры Хатыйп Арсланов та аларга зур өметләр баглый һәм тәтешлеләр хакында болай ди: "Кызлар тырышлар, эшкә сәләтлеләр. Әгәр алар киләчәктә дә көрәшүләрен шундый рухта дәвам итсәләр, ул чакта алардан югары нәтиҗәләр көтәргә мөмкин".

Ун көн дәвамында алар белән тәрбия эшләре һәм күнегүләр алып барылды, шулай ук кызлар үзләре дә, көнгә 3 тапкыр осталыкларын чарладылар.

Әйбәт кабул иткәннәре һәм өйрәнү дәресләре арасында уңай мөмкинлекләр тудырылганы өчен спортчылар эшкуарлар Сергей Богян, Әсхәт Рафиков, Володар Тимофеев, Рәмзия Рафиковага һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Евгений Курковка рәхмәтлеләр.

Кунаклар килгәнче спорт залын да ремонтлаганнар. Бу эшне "Надежда" ҖЧҖ башкарган, ә "Медведь"ка килү юлын Тәтеш юлчылары төзәткәннәр. Чөнки югары нәтиҗәләрнең өзлексез күнегүләргә һәм сәләткә генә түгел, ә спортчыларга тиешле шартлар тудыры­луына да бәйле булуын һәркем аңлый.

Күнегү җыеннарында район башлыгы Мөхәррәм Ибәтов та булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X