Алар ир-атларны алыштырдылар
Сугыш елларында хатын-кызлар авыл хуҗалыгы машиналары руле артына утырдылар һәм уңыш өчен көрәштә көн саен батырлыклар эшләделәр.
(Тәтеш, 24 февраль, «Тәтеш таннары», Елена КАЛАШНИКОВА). Бүген без тыл эшчәннәре – районның тракторчы хатын-кызлары турындагы дәвамлы язманы башлыйбыз.
Кошки-Новотимбаево. Әлеге авыл – бу чуаш алфавитын булдырган Иван Яковлевның, танылган сәнгать һәм педагоглар эшлеклеләренең кече ватаны гына түгел, биредә тыйнак, сугышның иң авыр елларында фронтка киткән ир-егетләрне алыштырган хатын-кызлар да үскән. Тракторчылар Елизавета Орлова (рәсемдә уртада), Вера Тарасова, Татьяна Домрачева, Татьяна Мукина, Екатерина Полковниковаларның тормышы хакындагы биография мәгълүматлары аз. Бу барыннан да бигрәк, аларның хезмәт батырлыклары озак еллар нәрсәдер белән үзеннән-үзе билгеләнә дип саналгандыр мөгаен: гаять зур илебезнең барлык солдатлары Җиңү хакына үзләрен аямыйча, тылда армый-талмый эшләгәннәр.
Елизавета Андреевна – трактор руле артына утырырга батырчылык итүчеләрнең берсе, кулак дип сөрелгән Андрей Орловның кызы була. Нәкъ тә менә ул сугыш тәмамланганнан соң да әлеге һөнәренә тугры кала. Эштәге югары күрсәткечләре өчен аны 1955 елда Мәскәүгә Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә юллама белән бүләклиләр.
И. Я. Яковлевның Мемориаль музеенда үзенчәлекле фоторәсемнәр саклана, анда механизатор хатын-кызларның 70нче елларда мәктәп укучылары белән очрашуы, Елизавета Орлованың авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә һәм кыр эшләре вакытында тракторы янәшәсендә басып торуы сурәтләнгән.
Кошки-Новотимбаевода яшәүче Владимир Иванов хатирәләреннән: “Ул чакта миңа алты-җиде яшь тирәсе булгандыр, әмма тракторчы хатын-кызларны әлегә кадәр хәтерлим. Машина-трактор паркы станциясе Олы Тарханда урнашкан иде, аларны шунда укыттылар да. Фронттан яраланып кайткан Никонор Козлов кызларның бригадиры булды. Безнең йорт белән янәшәдә янгын сүндерү станциясе бар иде, анда тракторлар тезелеп торды, шуңа күрә без, малайлар, еш кына алар тирәсендә бөтерелеп йөрдек, ничек тә булса ярдәм итәргә тырыштык, кайчакларда безне хәтта рульгә дә утырттылар. Кызлар бер машинада икешәрләп эшләделәр, күлмәктән, фуфайкадан һәм чабаталардан булсалар да, хатын-кыз дәрәҗәсен югалтмадылар. Авыр хезмәт, әмма сугыш һәм аннан соңгы елларда тракторчыларга иген, нихәтледер хезмәт хакы бирделәр. Кошки-Новотимбаевода кызлардан Вера Тарасова белән Елизавета Орлова калды. Елизавета Андреевна шулай итеп кияүгә дә чыкмады, әнисе белән яшәде”.
Вера Тарасованың әтисе Хулаш поселогында рәис булган (аның кызы Елена әйтүенчә, Кошки-Новотимбаеводан ерак түгел шундый торак пункт булган). Әлеге туганлык кызга беренчеләр исәбендә тракторга утырырга комачауламаган. Бу вакытларда аның ире фронтта булган, ә ике кечкенә сабые өйдә каенанасы белән калган.
“Шулай итеп әнинең беренче ире сугыштан кайтмый, хәбәрсез югала. Ул аны 1951 елга кадәр көтте, ә аннары икенче тапкыр кияүгә чыкты. Ничек итеп бервакытны тракторда төне буе җир сөргәнен һәм рульдә килеш йоклап киткәнлеген, уянганда текә яр читендә булуын сөйләгән иде. Әгәр шул чакта уянмаган булсам, исән калмаган да булыр идем, дигән иде. Елизавета Орлова белән еш аралаштылар, аның ничек итеп безгә кунакка килүен хәтерлим. Әни зиһенле иде, кайчандыр педагогия училищесына укырга да керергә теләгән булган. Ә ничек итеп җырлады! Әти баянда уйнады, ә ул чуаш телендә җыр сузды, тыңлаганда кешеләрнең елаган чаклары да булды. Әни 2000 елда бакыйлыкка күчте”, – дип искә төшерә Вера Тарасованың кызы Елена Бауман.
Башка механизатор кызларның язмышы турында бүгенге көнгә бернәрсә дә билгеле түгел. Аларның туганнары элемтәгә керерләр һәм Кошки-Новотимбаеводан сугыш елларындагы тракторчы хатын-кызлар турындагы язмалар дәвамлы булыр дигән өметтә калабыз.
фоторәсем И.Я Яковленын Меморил музеннан
Мәкаләдә китерелгән хатирәләр документлардагы мәгълүматлар белән тәңгәл килмәскә дә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев