Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Аның күңел юмартлыгы барысына да җиткән

Римма Петровна Артемьева район мәгарифендә 40 елдан күбрәк эшләгән. Ул 1946 елның 1 сентябрендә Тәтеш районы Козловка авылында туган.

Мәктәпне тәмамлагач, Тәтеш педагогия училищесына укырга кергән, 1964 елда Урюмдагы сигезьеллык мәктәпкә башлангыч сыйныф укытучысы буларак юллама алган. 1981 елда гаиләсе белән Тәтешкә күченгән, анда баштарак “Каенкай” балалар бакчасында эшләгән, аннары база башлангыч мәктәбендә хезмәт куйган, 1994 елда 1нче урта мәктәпкә күчерелгән, анда соңгы көннәренә кадәр укытучылык эшчәнлеге белән шөгыльләнгән. Римма Петровна 1998 елда башлангыч сыйныф укытучылары арасында “Ел укытучысы” бәйгесендә җиңү яулаган. 2000 елның гыйнварында аңа Мәскәүдәге Кремль сараенда узган Бөтенроссия мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсендә катнашу дәрәҗәсе насыйп булган. Римма Артемьевага 2002 елда югары квалификация категория исеме бирелгән. Аның тырышлыгы “Фидакарь хезмәте өчен” медале, “Мәгарифтәге хезмәтләре өчен” значогы һәм бик күп Мактау грамоталары белән билгеләп үтелгән.
Педагогия училищесының күп­челек чыгарылышлары Римма Петровнаның үтемле дәресләрен яхшы хәтерлиләр. Аның сыйныфында практика узу да бик кызыклы булган. Педагог һөнәрен сайлаган яшьләр аңардан осталык нигезләренә дә, балалар белән аралаша белергә дә, алар өчен якын дус була белү серләрен дә өйрәнгәннәр. 
Римма Петровнаның ире Николай Аркадьевич аның гаҗәеп хатын-кыз икәнлеген, аның күңел юмартлыгы гаиләгә дә, дусларына да, аның шәкертләренә дә җитә алуын сөйләде. Ул туган якның табигатен бик яраткан, гаиләсе белән урманга, Иделгә барган, яхшы йөзгән. Педагогия хезмәте ветераны Татьяна Торгашова Римма Петровнаны югары класслы белгеч һәм ышанычлы дус буларак билгеләп үтә. “Аллаһтан бирелгән укытучы, – ди ул. – Кырыс һәм мәрхәмәтле иде, теләсә нинди бала, ата-ана, хезмәттәшләре белән уртак тел тапты. Һәрчак зифа буйлы, пөхтә, үрнәк итеп куярлык итеп йөрде. Юмарт күңелле кеше, чит-ятларның бәласенә битараф кала алмый иде. Римма Петровна гадел, ачык күңелле кеше булды, аны һәркем яратты һәм аның дуслыгын бәяләде”.


Тәтештәге 1нче урта мәктәп педагогы Людмила ­Лазарева: “Римма Петровна – минем беренче укытучым, аңарга карата булган хөрмәт һәм ихтирамны сүзләр белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Аның өенә баргач, педагогның иҗади “кухнясына” сок­лана идем, ул йолдызчыкларны оста итеп кисте, ниндидер почмаклар ясады, тарата торган материаллар әзерләде. Һәм аннары, педагогия училищесында укыганда инде, безгә практикага барырга кирәк булганда, һәрчак аңа методик ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Үзем әни булгач аңладым, ул кайчан гына гаиләсенә игътибар бирергә өлгерде икән соң, чөнки аның ире һәм өч баласы да бар иде бит. Беркайчан да педагог буларак шундый югарылыкларга ирешә алмам дип уйлый идем, шулай да җиңел булмаган шушы юлны сайладым, һәм бу беренче чиратта аның хезмәт җимеше. Ничек итеп ул безнең барыбызны да хуплады. Ул сокланып туймаслык, ягымлы, бик чибәр хатын-кыз иде. Римма Петровнаны җылы хисләр белән искә алам”.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев