Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Есенин шигырьләрен сөйләгән

1995 елда төшерелгән аклы-каралы фотода Кече Бисәрдән Кирилл Самаркин үзенең туй көнендә сурәтләнгән.

 

“Әти ветеринар булып эшләде. Медицина кешене дәвалый, ветеринария – кешелекне. Авылда аеруча да хөрмәт ителгән һәм кирәкле һөнәрләрнең берсе. Бу авыр, җавап­лы хезмәт. Ул түземлек, тирән белем, һөнәри тоемлау, игътибар һәм тапкырлык таләп итә. Хайваннар ничек авыртканны әйтә, сыкраган урынны күрсәтә алмый. Әти “Правда” гәҗите исемендәге колхозда ялларсыз һәм отпуск алмыйча эшләде, иртәнге 5тән фермага бара иде. Сөт һәм ит сыйфаты, продукцияләрне сөт заводына һәм ит комбинатына вакытында җибәрү, вакцинация, биналарны җыештыру өчен ул үзен җаваплы санады”, – дип искә төшерә Кирилл Павловичның кызы Ольга.
Күрше авылларда белгечләр җитешмәгән чаклар да булган, һәм ул теләсә кайсы һава торышында Чинчурино белән Кушкуйга кешеләрнең терлекләрен дәваларга йөргән. Ул иҗтимагый, мәдәни-агарту эшчәнлеккә бик теләп алынган. Парторг буларак, концерт, спектакль, тематик кичәләр оештырган.  Кызыклы докладлар ясаган, тыңлаучылар анда күз яшьләре чыкканчы көлгән, ферма мөдирләренең отчетларын көлкеле тамаша итеп күрсәткән. Сәхнәдән Маяковский, Есенин, Багрицкий шигырьләрен сөйләгән. Әтисенең сәләте кызы Надеждага да күчкән.
Колхоз эшләүдән туктагач, Кирилл Павлович клуб мөдире булып эшләгән. Гитарада, балалайкада, гармунда уйнаган, ансамбль оештырган, аның белән район күләмендәге чараларда чыгыш ясаган.
“Ул безне, балаларны, бик яратты, бик күп кызыклы тарихлар сөйли, китаплар укый иде. Әни белән алар бәхетле гомер кичерделәр. Әтине җирләгән вакытта кемдер, аның белән бергә авылның да җаны китә дип әйткән”, –  ди Галина Кирилловна.
Кирилл Павлович унҗиде ел элек вафат була.
Елена Калашникова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X