Эшсез утырырга гадәтләнмәгән
Гәҗит укучыбыз Владимир Максимов яңа 2019 елда редакциягә тәүге килүчеләрнең берсе.
(Тәтеш, 31 гыйнвар, «Тәтеш таннары», Ләйсән МАНТОВА). Безнең хәбәрчеләр аның белән шәһәр һәм райондагы төзелеш мәйданчыкларында берничә тапкыр очрашканнары булды. Владимир Михайлович Тәтеш җирендә ярты гасырга якын эшләгән. Ул Никифорово авылында туа. Туган җире Никифоровоны кечкенә сала дип атаганнарын яратмый. “Авыл зур иде, анда әлегә кадәр чиркәү бар, гөмбәзе булмаса да”, – ди ул. Әтисе танкист, сугышта катнашкан, әнисе гомер буе колхозда эшләгән. Дүрт бала арасында ул олысы. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Сарапулга китә һәм җиһазлау буенча механик белгечлегенең азык сәнәгате техникумына укырга керә. Кызыл диплом алган Владимир билгеләмә буенча 1968 елда Төмән өлкәсенә китә. “Заводоуковск спирт заводында технологтан алып баш механикка кадәр эшләдем”, – дип искә төшерә Владимир Михайлович. Туйны да анда уздыралар. Булачак хатыны Любовь Владимировна белән ул Куйбышевта (хәзер – Самара) таныша, ул чакта кыз, студент буларак, производсто практикасы узган. Максимовлар үткән елның 5 маенда алтын туйларын бәйрәм иткәннәр!
Яшь өйләнешүчеләр “эшләп кайтару” вакытын тәмамлаганнан соң, киңәш-табыш итәләр дә иренең туган ягы – Тәтешкә кайтырга уйлыйлар. Хезмәт кенәгәсендә еллар узу белән эш язмалары барлыкка килә башлый: сыра заводы, ит комбинаты. 1971 ел тормышында һәм һөнәри эшчәнлегендә борылышлы була. Владимир ПМК-760ка эшкә урнаша. Максимовларга Ленин урамындагы элекке Дәүләт банкының икенче катыннан фатир бирәләр. “Фатир кечкенә, аның каравы конторга ерак барып йөрисе юк, аскы катта гына иде”, – ди елмаеп Владимир Михайлович. Яңа эштә аңа механик тәҗрибәсе генә түгел, әле тагын махсус һөнәри белем дә кирәк була. Һәм Максимов Казан төзелеш техникумында укуын янә кызыл дипломга тәмамлый. Озак еллар төзелеш буенча мастер булып эшли, аннары прораб – эшләр производителе, аңа үз участогындагы төзелеш җитәкчелеге өчен гаять зур җаваплылык йөкләнә. Билгеләнгән вакытка объектларны файдалануга бирү буенча бурычларны үтәү, производствоны оештыру, техник документларны рәсмиләштерү – һәм тагын башка күп кенә йөкләмәләрне нәкъ тә менә прораб башкара.
“Надежда” ҖЧҖда эшләгән елларны шатлык хисе белән искә алам. Без Богдашкинода, Федоровкада мәктәпләр, ветераннар өчен йортлар, җиһазлар йорты бинасын һәм күп кенә башка объектларны торгыздык, – дип сөйли төзелеш хезмәте ветераны. – Хәтерлим әле, Олы Тарханда мәдәният йортын төзү планлаштырылган җиргә килдек, ә булачак бина урынында биек чүп үләннәре, камыш үсеп утыра. Барысын да трактор белән чистарттык, казыклар кактык һәм әллә ни күп вакыт та үтмәде, мәдәният йорты матур булып калкып чыкты. Ике ел пристань юлын төзекләндерүдә катнаштым: канаулар, су агып төшә торган торбалар – аларда да минем күңелемнең бер өлеше салынган. Шәһәр буйлап йөрим – үзәк район хастаханәсе корпусы, “Каенкай”, “Миләшкәй” – без төзедек – йөрәгем горурлык хисләре белән тула. Төзүче һөнәре гадәттән тыш авыр булса да, әйтеп бетергесез канәгатьләнү китерә. Кайда гына эшләсәм дә, барысын да чын күңелдән башкардым”.
Ул сыйфатлы һәм намуслы итеп эшли. Максимовларның гаилә архивында саклана торган күп сандагы Мактау грамоталары, Рәхмәтләр моңа ачык дәлил. Владимир Михайлович бүгенге көндә дә эшсез утырмый – төзүче һөнәре һәрвакытта кирәкле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев