“Гарьлектән бүреләр улады”
Сугыш михнәтләре миллионлаган кешеләрнең язмышын үзгәртте. Кичәге мәктәп укучылары тракторчы булырга хыялланмагандыр инде, мөгаен, әмма аларга авыл хуҗалыгы машиналары руле артына утырырга туры килгән.
(Тәтеш, 27 март, "Тәтеш таңнары", Елена ВИКТОРОВА, фотолар Килдеш җирле китапханәсе архивыннан). Килдештән Феодосия Горбунова (Андаева) белән Елизавета Федотовага (Михеева) сугыш башланганда егерме яшь тә тулмаган була әле.
Ул чакта кулына корал алырга яраклы ир-егетләрнең барысы да фронтка китә. Ләкин кырларны эшкәртергә, икмәк үстерергә, уңышны җыеп алырга кирәк була, һәм бөтенләй дә яшь хатын-кызлар үзләре өчен яңа механизатор һөнәрен үзләштерәләр.
Феодосия Степановнаның хатирәләре Килдеш җирлек китапханәсе китапханәчесе Марина Кудашова ярдәмендә саклана. Бүген без аларны гәҗит битләрендә бастырабыз.
Феодосия Горбунова хатирәләреннән: “1942 елда, әнинең үгетләүләренә һәм күз яшьләренә карамастан, дустым Елизавета Михеева (Федотова) белән бергә Олы Тархан МТСында тракторчыларның кыска вакытлы курсларын уздык һәм трактор руле артына утырдык. Эш авыр иде, ачлык-ялангачлыктан иза чиктек. Күп еллар үтте, шулай да көзге төндә урман янындагы ерак кырда җир сөргән вакыттагы бер хәл гел искә төшә. Трактор да еш ватылды, аны төзәтер өчен һәрдаим туктарга туры килде. Кинәт, караңгылыкта берничә бүренең ялтырап янган күзләрен күреп алдым. Үземне дә белештерми, утыргычка сикердем (искәрмә: кабина булмый). Трактор акрын гына бара, ә бүреләр гарьлектән улыйлар, ләкин китмиләр. Ул төндә никадәрле күз яше түгелде!”
1945 елда Феодосияне күршедәге Урюм авылы егете Анисим Горбуновка ярәшәләр. Егет госпитальдән кайткан, контузия алган була. Язгы чәчү бара. Димләү аркасында Феня эш сменасына бер сәгатькә соңга кала. Ул чакта тәртип бик каты була. Әлеге соңару өчен аны төрмәгә утырталар. Әгәр Җиңү көне якынлашмаган булса, аңа белмим күпме утырырга туры килер иде, билгесез. Кешеләр күз яшьләре аралаш кочаклашалар һәм бер-берләрен үбә башлыйлар. Бу иң көтелгән һәм шатлыклы көн була.
Феодосия Горбунова сугыштан соң башта төрле эшләрдә хезмәт куя, аннары – “Авангард” колхозында повар. Ире белән бергә сигез бала тәрбияләп үстерәләр. II дәрәҗә “Ана даны” ордены, “1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнә. 2006 елда вафат була.
Елизавета Федотованың да (астагы рәсемдә) язмышы шул еллардагы дусларыныкына охшаш була. Аның кызы Мария Вишнякова әйтүенчә, ул Килдеш егете Филиппка кияүгә чыга, аларның алты баласы туа. Елизавета 1949 елга кадәр тракторда эшли, хәтта сугыштан ир-егетләр кайтканнан соң да. “1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә. 2006 елда вафат була.
Тагын бер тракторчы Варвара Белованың да исеме билгеле, әмма үткән йөз еллыкның 50нче елларында ул чирәм җиргә китә һәм аның тормышы хакында мәгълүматлар юк.
Тракторчы хатын-кызлар белән бергә Бөек Ватан сугышы елларында унөч-унбиш яшьлек үсмерләр Клавдия Ведьгаева, Наталья Гуслева, Екатерина Калашникова һәм башкалар да тагылма җайланмаларда эшләгәннәр.
Төп фото Галина Таҗетдинованың
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев