“Горизонт” штурвалы артында
Диңгезгә гашыйк кешеләр бар, Тәтешле Юрий Романчев кебек, Иделгә гашыйклар да бар.
(Тәтеш, 22 ноябрь, Тәтеш таңнары, Елена КАЛАШНИКОВА). Володар һәм Габдулла Тукай урамнары кисешкән урында озак вакытлар буе Күл станциясе – Тольятти махсус гидромет обсерваториясе филиалы эшли. Юрий Романчев биредә кырык елдан күбрәк башта “Богатырь” экспедиция судносында капитан ярдәмчесе, аннары “Горизонт” капитаны булып хезмәт куя.
Ул Тәтеш районы Зеленовка авылында туа һәм мәктәпне тәмамлаганнан соң, дусты белән бергә Казандагы елга техникумына укырга керә. Дусты сәламәтлеге сынату сәбәпле комиссияне уза алмый, ә менә Юрий Александровичны кабул итәләр. Техникумнан соң “Волготанкер”да өч навигациядә эшли, аннары – “Омик”та штурман. Ә 1972 елда район гәҗитенең бер саныннан Күл станциясенә “Богатырь” экспедиция судносына капитан ярдәмчесе таләп ителүе турындагы игъланны укый. “Ул вакытта станциядә 18 кеше эшләде. Безнең судно Камада дүрт һәм Иделдә биш постка хезмәт күрсәтте. Катердан гидрология тикшерүләр үткәрелде, һәр айда төркемләп химиклар һәм биологлар килде. Командада без алты кеше идек. Навигация ачылганнан алып һәм Иделгә боз катканчыга кадәр, берөзлексез, ялларсыз – суда булдык. Төнгелеккә башта Шишкага (искәрмә: утрау исеме) туктыйбыз, анда метеостанция бар иде. Аннары аның тирәсе саекты, һәм инде тукталу урынын алыштырдылар (автор искәрмәсе: вертолет заводының элекке ял базасында) төн куна башладык”, – дип искә төшерә Юрий Александрович. Катер кышка шунда кала, команда аңа кадәр язын соңгы боз буйлап чыккан һәм көз азагында, судно тукталгач кына, шулай ук боз буйлап.
1981 елда станциягә яңа “Горизонт” кайтарыла, әмма инде берничә елдан соң аны ябалар, баланста нибары ике кеше калдыралар. “Бервакыт утрауга тукталдык. Мин яр буйлап йөрим, басып торам, аягым белән комны актарам һәм шомартылган ташларны күрәм, карасам – борынгы кешенең эш коралы. Мин аларны чиләккә җыйдым. Бер өлешен мәктәп музеена бирдем, кайберләрен Тәтеш ягы тарихы музеена тапшырдым”, – дип сөйли гаҗәеп тарихи күренеш хакында Юрий Александрович. Табылдыктан калган әйберләрне: пыяла капкач белән әрҗәгә пөхтә итеп салынган чистарткыч һәм таш балта кисәкләрен күрсәтә.
Капитанның хәтер сандыгында кызыклы тарихлар күп: ничек итеп Затонда яшәүчеләрне коткаруда катнашырга туры килүе, анда көймә белән бергә юка бозда калуы, профессионаллар командасының тикшерүләр уздырулары, Идел киңлекләренең илаһи матурлыгы турында искә төшерә. Ике сәгатьлек очрашу барышында барысын да сөйләп бетерү мөмкин түгел.
Юрий Александрович әле дә күп вакытын елгада уздыра, дөрес ул инде хәзер бары тик һәвәскәр балыкчы буларак кына, һәм чын күңелдән болай ди: “Ул мине үзенә тартып тора”. Әле тагын шунысына да ышана, әгәр аңа икенче тормыш яшәргә туры килсә, ул чакта аны һичшиксез янә Идел белән бәйләр иде.
фото Романчевларның гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев