Җиңүгә ышанганнар
Сугыш елларындагы механизатор хатын-кызларга кыска гына йокы сәгатендә нинди төшләр керде икән: ир-егетләрнең фронттан кайтуымы, тыныч тормышмы? Чынлыкта исә авыр вакытларда дошманнарны җиңү күп яктан гади халыкка да бәйле була.
(Тәтеш, 15 март, "Тәтеш таңнары", Елена КАЛАШНИКОВА). Лаптевка. Иксез-чиксез киң кырлар җәйрәп ята, тракторчылар Анастасия Михайлова, Анна Панфилова, Анна Ксенофонтова, Любовь Орлова, Анастасия Жарова 70 елдан күбрәк элек хезмәт куйганнар. Соңгысы кызлар арасында иң олысы булган – сугыш башланган вакытта аңа 27 яшь, калганнарына инде 20 дә тулмаган була.
Анна Панфилова хатирәләреннән: “1942 елның башында яшьләрне Тәтеш МТСына тракторчылар курсына сайлап алдылар. Язын без туган колхозыбызга язгы кыр эшләренә кайттык. Көндез дә, төнлә дә тәүлегенә 12шәр сәгать эшләдек, кырда вагоннарда яшәдек, өйгә җибәрмәделәр. Тракторларның кабинасы юк иде, яңгырда да, җилдә дә эшләргә туры килде, урында ук ремонтладык та. Тракторлар кышын Тәтеш МТСында ремонтта булдылар, ә язын безне авыл башында әләмнәр һәм җырлар белән каршы алдылар. Без бик дус булдык һәм сугыш тәмамланганнан соң да үткәндә калган көннәрне, ул чакта авырлыкларга да карамастан тормышка сөенеп яшәдек, киң күңелле һәм җиңүгә ышанган вакытларны искә алдык”. Анна Михайловна, башка кызлар кебек, тракторда 1946 елга кадәр эшли, аннары – 30 ел сыер савучы.
Анастасияләрнең икесе дә – Михайлова һәм Жарова бер үк авыл хуҗалыгы машинасында хезмәт куялар. Шулай итеп кызлар кияүгә дә чыкмый калалар, аларның балалары да булмый: беренчесе сугыштан соң Волгоград өлкәсенә китә, ләкин гомере азагында туган авылына кайта. Анна Панфилова, Анна Ксенофонтова һәм Анастасия Жарова Лаптевкада калалар, колхозда эшлиләр, Любовь Орлова Кама Тамагы районына төпләнә.
“Гаиләдә без 8 бала идек, әнинең тракторчы булуын һәрвакытта да белдек. Ул тагылма җайланмада яшь егетләр булуын сөйли иде. Без нигә аларны кызлар урынына утыртмадылар инде диеп көлешә дә идек. Әни үзенең әтисенең ничек итеп сугышта хәбәрсез югалуы турында белүен, төне буе кырда аның күз алдына килүен, шунлыктан чак кына чокырга төшеп китмәвен искә ала иде. Тәтешкә запас частьләр алырга җәяү барганнар, кайчакларда үгез җигеп йөргәннәр. Ул чакларда урманнарда бүреләр күп булган. Кызлар бик курыксалар да, берни эшли алмаганнар”, – дип сөйли Анна Ксенофонтованың кызы Светлана Гайнуллина.
Гади авыл хатын-кызларына тарихтагы иң канкойгыч сугышның ачлык елларында күргән авырлыкларда сынмаска һәм кыенлыкларны җиңәргә нәрсә ярдәм итте икән? Барыннан да бигрәк дошманнарны җиңүгә ышаныч һәм туган җирдә тыныч яшәү өметедер, мөгаен.
Лаптевка хастәханә архивыннан фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев