“Интернационал” руле артында
Сугыш елларындагы механизатор хатын-кызлар... Алар турында романнар язмаганнар һәм фильмнар төшермәгәннәр, әмма совет халкының уртак җиңүенә керткән өлешләре бәяләп бетергесез.
(Тәтеш, 9 март, "Тәтеш таңнары", Елена КАЛАШНИКОВА, фото Хураськиннарның гаилә архивыннан). Тракторчы һәм агроном Мария Хураськинаның кече ватаны – Тәтеш районы Кече Шәмәк авылы. Ул 1917 елда беренче сыйныфка бара, ләкин гаиләдәге кыенлыклар белән бәйле, ике елдан соң мәктәпне калдырырга туры килә. Трактор бригадасы составына аны сугыш башланганчы, 1931 елда ук, өч айлык өйрәнүләр узгач кертәләр. Якынча шушы ук вакытта әлеге хатын-кызны һөнәр алыр өчен Чистай авыл хуҗалыгы техникумына җибәрәләр.
Кече Шәмәк авылының “Пробуждение” колхозында СТЗ-1 тәгәрмәчле тракторында эшли, әлеге тимер ат Американың “Интернационал 15/30” үрнәге буенча төзелгәнлектән, халык телендә ул “Интернационал” дип йөртелгән. Кабинасы булмаган тимер утыргычлар, ике бензин багы: машина менә шулай эшләнгән була, аңарда 3шәр кеше 3 сменада хезмәт куйган. “Ул шул вакытлар турында күп сөйләмәде. Кырда төн кунуларын әйтте, әле тагын алар белән Чинчуринодан бер кыз эшләгән, исемен һәм фамилиясен хәзер хәтергә төшерә алмыйм инде. Каенанам ике бала, малай белән кыз, тәрбияләп үстергән. Хәзер алар инде исән түгел”, – ди Мария Хураськина (тракторчы хатынның килене һәм тулысынча адашы). Сугыш тәмамлангач, кырда эшләргә яудан бер-бер артлы ир-егетләр кайткан. Мария Васильевна колхозда агроном булып эшли башлаган һәм хәтта авыл Советы рәисе итеп тә сайлап куелган.
Ул 1987 елда вафат булган.
Кече Фролово авылы берничә ел элек “яшәүдән” туктаган, әмма Бөек Ватан сугышы елларында биредә “Подъем” дигән колхоз булган. Андагы эшчәннәр, Совет Иленең барлык кешеләре кебек, җиңүне якынайту өчен тылда тырышып көч түккәннәр. Торак пункт турындагы басмаларның берсендә Клавдия Моисеева исеме телгә алына, аны белүчеләр әйтүенчә, ул тракторчы булып эшләгән. Әмма аның язмышы турында бернинди мәгълүмат та юк. Бары тик шунысы гына билгеле, әлеге хатын-кызның бердәнбер улы Түбән Камада яши. Кече Шәмәктә, Олы Шәмәктә, Кече Фроловода башка тракторчы хатын-кызлар да булгандыр, мөгаен, ләкин, ни аяныч, безгә бу хакта билгеле түгел. Уннарча еллар бер мизгелдәй узып киткән, элекке авыл хуҗалыгы машиналарына алмашка заманчалары килгән, аларны ир-егетләр иярли, һәм әйтерсең лә, “Интернационал” руле артында беркайчан да хатын-кызлар утырмаган сыман. Әмма бу, сугыш булганга шулай килеп чыккан...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев