Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Кок-сагызның нәрсә икәнлеген, бүгенге көндә кем белә?

Иң катлаулы вакытларның берсендә республикабыз үсеше әлеге “гаҗәеп” үсемлек белән бәйле була.

(Тәтеш, 13 апрель, «Тәтеш таңнары», Ирина Егорова, Тәтеш ягы тарихы музее
хезмәткәре).  Каучук резинаны ясар өчен төп чимал булып торуы безгә мәктәп эскәмиясеннән үк таныш.

Ленинградта 1931 елдан ук инде синтетик каучук җитештерү буенча дөньяда бердәнбер завод эшләтеп җибәрелә, ул югыйсә табигый сыйфаты буенча үзенең сөтчел соктан алынган тропик гевея агачыннан шактый калыша.
Илгә табигый каучук кирәк була, ә ул бары тик Европаның капиталистик илләрендә
генә җитештерелгән. СССРда гевеянең сәнәгать плантацияләрендә үстереп булмый.
1931 елда Сталин үзенең “хуҗалык итүчеләрнең бурычлары турындагы” чыгышында болай дип белдерә: “Безнең илдә каучуктан тыш, бөтен әйбер бар. Әмма ике елдан соң
бездә үзебезнең каучук булачак”. СССРда совет заманындагы каучуклы үсемлекләр
эзләү, проблемаларны хәл итүгә чыгымнарны хисапламыйча, дәүләт программасы
дәрәҗәсендә күтәрелә. Озак сузылган, күп көч куелган анализлар нәтиҗәсендә бездә
каучук, Бразилия гевеясе каучугыннан калышмый торган үсемлек, табыла. Бу үсемлек
безнең тузганак гаиләсенә кергән – кок-сагыз булып чыга Кок-сагыз – Астралар гаиләсенә
кергән каучуклы үсемлек, тузганактан күпьеллык куе үләнле үсемлек бар лыкка килгән. Үсемлек Урта Азиядә табигый шартларда үсә, Көнчыгыш Тянь-Шань таулары
арасындагы үзәннәргә тарала, Австралиядәге Тасмания утравында барлыкка килә.
Тамырларында коры авырлыкта 14 процентка кадәр каучуклы матдә бар. Кок-сагызда
каучукның иң күп күләме 27,55 процентка кадәр җитә.
Интернет-чыганаклар язганча, 1933 елда хөкүмәт карары белән кок-сагызны Россиянең
сәнәгать киңлекләрендә үстерә башлыйлар. Өстәвенә, җирле климатта кок-сагыз үрчи, һәм
резина әзерләү матдәсе өчен кирәкле шундый өлеше 6 процентка кадәр кими.
Шуңа күрә каучуклы үсемлекне традицион культуралар хисабына чәчүне даими киңәйтергә
туры килә.
Ә хәзер, халкыбызга нинди кыенлыклар белән кисешергә туры килүен аңлар өчен, үз
кырларында әлеге “могҗизаипродуктны” үстерергә тырышу өчен, тулы бер капчык тузганак
орлыгын җыюны күз алдына китерү дә җитә.
Кабарынкы мамыклар белән төренгән, һәм аны аз гына җил дә очырып алып китүен исәпкә
алганда, шундый кечкенә генә орлыкны утырту җиңелләрдән булмый.
Кок-сагыз чәчәр өчен билгеләнгән кебек, шулай ук орлыкларын җыяр өчен дә, алардан
мамыкларын алыр өчен, тамырларын казып алыр өчен, яфракларын кисәр, утар өчен
билгеләнгән авыл хуҗалыгы машиналары булмый. Бөтен эш барышы кулдан баш-
карыла. Үсемлекнең күпьеллык икәнлеген онытмыйк, эре тамырлар икенче яки өченче
елны гына бирә, өстәвенә, куе булып үсеп киткәндә тамырлар зәгыйфьләнә, ягъни
күзәтеп һәм вакытында кисеп торырга кирәк була. Моның белән беррәттән, “культура-
лы” үсемлекне биоҗирлектәге файдасыз тузганаклардан аеру өчен һәрдаим утап торыр-
га кирәк була. Бу чиксез авыр хезмәт. Кок-сагызны эшкәртү илгә бик кыйммәткә төшә. Бары
тик, колхозчыларның бушлай хезмәте генә аны үстерүдән совет икътисадына нинди дә бул-
са файда алырга мөмкинлек бирә.
Татария АССР шулай ук советкаучук бирә торган үсемлекне үстерүдә актив катнаша.

Казанда 1939 елда ТАССРның Наркомзем җаваплылыгы астындагы Татгосиздат “1940
ел уңышына каучуклы үсемлек кок-сагызны чәчү буенча аграр күрсәтмә” брошюрасын чыгара.
Әлеге кыйммәтле культура Тәтеш җирләрен дә читләтеп үтми. “Ленин хакыйкате” гәҗитенең
(хәзерге “Авангард”) 1942 елның 19 февральдәге 15нче санында белдерелгәнчә, әлеге
кыйммәтле оборона культураларын чәчү өчен аеруча да уңдырышлы җирләрне бүлеп
бирү, әлеге максатлар өчен беренче чиратта культуралаштырылган торф, яшелчә бакчалары җирләре, елга тугайларын файдалану киңәш ителә.
Район архивында саклана торган рәсми документаль чыганакларда, авыл хуҗалыгы
эшләре планы нигезендә, 1942 елның 16 апреленнән ВКП(б) Тәтеш РК бюросы утырышы
беркетмәсе белән расланганча, 1942 елга Тәтеш районы буенча 150 гектар җиргә кок-сагыз
чәчү планлаштырылган. Моның белән беррәттән, кок-сагызның уңдырышлылыгы 1 ектардан
(ике еллык чәчүдән): 11 центнер тамыр, 15 килограмм орлык тәшкил итәргә тиеш. Кок-сагыз
колхозчыларның баштан ук “күңелләренә хуш килми”. Аны кул белән, аңарда әле чык бул-
ганда иртәдән үк җыйганнар.
Союзда 1954 елда каучук заводы тулы куәтенә эшләп китә, кок-сагыз, аз рентабельле бу-
ларак, бик тиз онытыла. Әлеге каучуклы үсемлек белән тиз үрчүчән чүп үләне буларак,
көрәш башлана, югыйсә, нәкъ тә “резина тузганак” кукуруз үстерү өчен җирләр әзерләвен
билгеләп үтәргә кирәк.
Бүгенге көндә безнең архивта ТАССР үсеше тарихындагы әлеге фактлар турындагы мәгълүматлар бөтенләй дә юк, районыбызда кок-сагызны үстерү барышында турыдан-туры катнашкан һәм шул чакларны күргән һәркемнең хәбәр бирүен үтенәбез.
Бүгенге көндә табигый “беренчел” каучук алу әһәмиятле булып тора. “Тыйнак тузганак” кок-сагыз фармацевтик кыйммәткә ия, чөнки аның тамырларында һәм чәчәкләрендә инулин бар.
фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев