Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Пальто һәм кайры туннар теккәннәр

Көнкүреш хезмәте күрсәтү атель­есы һәм комбинаты хез­мәткәрләре тә­­тешлеләргә, авыл­ларда яшәүчеләргә дистәләгән еллар элек зывыклы, матур киенергә ярдәм иткән.

(Тәтеш, 12 декабрь, Тәтеш таңнары, Елена КАЛАШНИКОВА, Надежда Сороковниной фото архивыннар). Шәһәрле Надежда Сороковнина лаеклы ялда булса да, тегүче кайчыларын әлегә кадәр ышанычлы йөртә, чөнки аның тегүче һәм кием кисүче эшендә ничә еллык хезмәте урын алган.

Ул тумышы белән Урюмнан, дүртенче сыйныфта укыганда әти-­әнисенә тегүче булырга хыяллануы хакындагы серен чишә. “Әти минем сүзләрне хәтеренә салып куеп, берничә елдан соң, без Олы Тарханга күченгәч, һәм мин сигезенче сыйныфны тәмамлагач, җирле тегү остаханәсе мөдире Айсылу Гыймадиевага мине эшкә алу үтенече белән барган. Мине алдылар, һәм мин юллама буенча Казанга укырга киттем. Кайткач, ярты ел өс киемнәре тектем, заказлар аз иде, 5 сум аванс алдым һәм 25не “алганлыкка кул куеп”, – дип елмаеп искә төшерә Надежда Павловна. Әмма очраклы хәл буенча көнкүреш хезмәтләре комбинатына тегүче кирәк була, комбинат директоры “кирәкле яшь кеше Олы Тархан остаханәсендә” бар, дип ышанычлы итеп белдерә. Кыз шулай итеп Тәтештә эшли башлый. “Ул чакта кием кисүче булып Хәбир Сабиров эшләде. Беренче булып ул болай дип сорады: “Сез чалбар тегәсезме?” Мин җавап бирдем: “Бер тапкыр тектем”, шуннан соң ул әйтте: “Димәк минем белән эшләячәксең”, – дип уртак­лаша Надежда Сороковнина.

Көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты 60нчы еллар азагында Горький урамында урнашкан һәм заказлар да күп, хезмәт хакы да ике тапкырга диярлек югары була – 86 сум. Вакытлар узу белән Надежда Сороковнина хатын-кызлар өс киемнәрен кисәргә өйрәнә. “Кием кисүчеләрнең барысы да комплекслы кабул итү пунктларына беркетелгән, алар райондагы һәрбер зур авылда бар иде. Кабул итүче заказ бирер­гә теләүчеләргә урында шалтыратып беле­шеп торды, без төгәл көннәрдә бардык”, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Аның кебекләр турында “Тормыш буйлап җырлап бара” диләр. Иҗат отчеты вакытында район мәдәният йорты сәхнәсендә җырлый, чәчү һәм урып-җыю вакытында бригада белән кыр­га концерт программасы бе­лән чыгалар. Авыл ху­җалыгы эшчәннәре көненә багышланган чараларда муенына кызыл тас­малар бәйләп, даими чыгышлар ясый. Бу инде кемдер кинәт кенә планлаштырылмаган заказ ясау очрагы өчен. Хәзер дә әле ул ветераннар хорында җырлый. Аның әйтүенчә, предприятиенең алгарышлы вакытларының берсе 90нчы еллар башына туры килә. Ул чакта көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатының исеме икенче разрядлы ателье итеп үзгәртелә, ул Лермонтов урамындагы биналарның берсендә урнаша һәм анда сыйфатлы кайры туннар тегәләр. Дөрес, коллек­тив шактый сирәгәя һәм Надежда Павловна җи­тәкчелеге астында 9 ке­ше хезмәт куя. Әмма ак­чаны яхшы эшлиләр, ә 1997 елда предприятие бөлгенлеккә чыга. Акрынлап шәхси остаханәләр һәм зур булмаган фабрикалар ачыла башлый. Шуларның берсендә, инде лаеклы ялда буларак, безнең язмабыз герое да 6 ел хезмәт куя. Надежда Сороковнина­ның никадәр әйбер тегүен, кисүен, яңартып тө­зәтүен санарга кем генә алыныр икән. 

Осталар хезмәтенә сорау элеккечә үк күп, тегү машиналарының тавышы ишетелә, кайчылар ялт-йолт килә, тегүчеләр эш кораллары белән җи­ңел генә эшлиләр, Идел буендагы кечкенә шәһәрдәге тегү хезмәте  яши һәм үсә бара!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев