Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Һәр яклап ярдәм иткән

Совет заманындагы патронаж шәфкать туташының сумкасында һәрвакытта халат, шприцлар, спирт һәм бинтлар булган, начар юллар буйлап бер көн эчендә шактый чакрымнар үтәргә туры килгән.

(Тәтеш, 18 май, «Тәтеш таннары», Елена КАЛАШНИКОВА ). Тәтештә Вера Горланова (рәсемдә – сулдан дүртенче) белән таныш булмаган кеше юктыр, мөгаен, ул балалар консультациясендә медицина шәфкать туташы булып утыз биш ел хезмәт куйды. Әлеге ханым шундыйлардан, һөнәр сайлауны балачак елларында ук билгеләп кую­чылардан, һәм аңа гомер буе тугры булучылардан. Вера Михайловнага хәзер – 80 яшь, 1997 елда лаеклы ялга чыкса да, үзенең күп кенә дәваланучыларының исем-фамилиясен бик яхшы хәтерли.

Медицина училищесын тәмамлаганнан соң, билгеләнү буенча аны Чүпрәле районына җибәрәләр. “Миңа ул вакытта унсигез яшь тә тулмаган иде. Авылда – биш йөздән артык йорт хуҗалыгы, без шуларны көн саен йөреп чыктык, чөнки диф­терия һәм трахома эпидемиясе котырынган чак иде”, – дип  искә ала Вера Михайловна. Медпункт, ул хуҗабикәсе белән бергә яшәгән йортта, ак җәймә белән бүлеп алынган бер бүлмәдә урнашкан була. Соңрак Тәтеш районы Кушкуй авылында фельдшер-акушер булып эшләү мөмкинлеге барлыкка килә. Ул Никола Кырлангысыннан анда җәяү йөри. Ә 1962 елда аны Тәтеш хас­таханәсенең балалар консультациясенә медицина шәфкать туташы вазифасына кабул итәләр. “Сабыйлар янына бала тудыру йортыннан чыгарганнан соң, икенче көнне бара идем. Хәзер генә ул шәһәрдә бөтен җирдә асфальт, туфлидән йөрергә була, ә элек резина итек белән дә әле һәр җирдән дә үтәрлек түгел иде. Чернышевский урамында 70нче елларда ике йорт бар иде, ә алар артында – кыр. Хәтерлим әле, Скурихиннарның кызлары Люда туды, алар миңа кышын керү юлын таба алсын өчен кечкенә флаг калдырдылар, өйләрне шулай кар күмә иде. Зират артында вагоннарда гаиләләре белән гео­физиклар яшәде, анда да кыенлыклар белән үттек, Октябрьгә 50 ел урамына да бары тик салкыннар башлангач кына керергә мөмкин булды. Консультация­дә эшли башлагач, бер ел эчендә уртача алганда ике йөзгә якын нарасый туды. Беренче вакытларда прививкаларны да без үзебез өйгә барып ясадык”, – дип сөйли Вера Михайловна. Аңа тәҗрибәле табиблар Софья Соколова, Александр Черкашин, Розалина Солтанова белән эшләү бәхете насыйп була.

Сабыйларны бертуктаусыз тикшереп тору яман чирләрдән саклап калыр­га ярдәм итә. Һәр көнне иртәдән төшкә кадәр аңа 7-8 йортны йөреп чыгарга туры килә. Ул вакытта кунакханәдә яшәүче яшь ата-аналарга беренче булып бару, аларның яңа туган сабыйларының гомерен коткарып калырга булышлык итә. Шәфкать туташы эренле шешне вакытында ачыклый һәм тиешле киңәшен бирә. Кызны, бу сирәк очрак, Казанга җибәрәләр.

Вера Михайловна кул астында күзәтеп торылган балалар аның күз алдында диярлек үсәләр. Башта алар балалар поликлиникасына әниләренең кулын җитәкләп килсә, ә аннары, һичшиксез, ярдәм итәчәкләрен белеп, үзләренең сабыйларын алып киләләр. Һәм ягымлы шәфкать иясе озак еллар кечкенә тәтеш­леләргә чын саклучы, игелекле фәрештә булып, эше белән дә, киңәше белән дә, һәр яклап ярдәм иткән. 

Вера Горланова гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев