Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Район “Сельхозтехника”сы елъязмасы

    Тәтеш “Сельхозтехника”сының элекке җитәкчесе Юрий Мөхәммәтшин һәм районның иҗтимагый совет рәисе Альберт Губашев редакциябезгә кунакка килде.

    (Тәтеш, 8 август, "Тәтеш таңнары", Елена Викторова, фото из архива Юрия Мухаметшина).  ТРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы Юрий Мөхәммәтшинның Тәтештән күченеп китүенә берничә ел булса да, ул хезмәттәшләре белән элеккечә үк элемтәдә тора.

    Юрий Сәит улы район гәҗите хәбәрчеләре белән аралашканда Тәтештә 1974 елдан 1990 елга кадәр “Сельхозтехника” оешмасы җитәкчесе булып эшләгән вакытлары турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Әлеге еллар эчендә ул нык матди-техник база һәм көчле коллектив булган зур оешмага әверелгән. Бүген без Юрий Сәит улы хатирә­ләренә нигезләнеп, дәвамлы язмалар бастыруны башлыйбыз. Гәҗит укучыларыбыз алар ярдәмендә берничә буын тә­теш­леләрнең тормышына бәй­ле булган күп функцияле оеш­маның хезмәте турында искә тө­шерерләр, ә кайберәүләр белерләр. 

    “Барлык хезмәткәрләр дә тырышып эшләде, берсенең дә хәтере калмасын өчен, һәркайсын фамилияләп әйтеп тормыйм. Шулай да орденга ия кешеләр: Борис Захаров, Андрей Махов, Михаил Строкин, Александра Камаева, Михаил Глазков, Михаил Майоров турында әйтеп үтү урынлы булыр”, – ди Юрий Сәит улы. 

    Ул 1974 елда җитәкчелек вазифасына билгеләнгәч, районның “Сельхозтехника” оешмасында бердәнбер ремонт остаханәсе, запас частьләр һәм ремонт материаллары белән сәүдә складлары, биш машинага гараж һәм иске хәлдәге кечерәк контора булган. 
    Ул чакларда колхозларга техник ярдәм: запас частьләр, ремонтлау материаллары китереп бирү һәм аз сандагы тракторларны ремонтлау белән чикләнгән.

    “70нче еллар уртасында  авылларны җайланмалар белән баету  булды, әлбәттә Тәтеш районында дәүләттән планлы яңа техника китерү тормышка ашырылды. Татсельхозтехника җитәкчелеге тарафыннан республиканың барлык районнардагы сельхозтехникаларындагы производство базаларын ныгыту буенча ашыгыч чаралар кабул ителде. Моның өчен якыннардагы елларга һәм киләчәктәге 10-12 елга беренче чиратта төзелә торган планны карау тәкъдим ителде. Аны тормышка ашыру буенча бурыч куелды. Җитәкчелек төзелеш эшләрен хуҗалык алымы белән алып барырга тәкъдим итте, моның өчен ике төзелеш участогы булдырылды. Берсе – кирпечтән объектлар, нигездә, торак йортлар, төзүне алып бару өчен, икенчесе –  тимер конструкцияләрдән производство объектлары, фермалар, колонналар һәм панельләр төзү өчен төзелеш-монтаж участогы”, – дип сөйли Юрий Мөхәммәтшин.

    Дәвамын киләсе санда укыгыз. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: