Шундый исем булган
ТАССРда “Мактаулы колхозчы” исеме колхоз тарафыннан расланган нигезләмә буенча колхоз әгъзаларының гомуми җыелышы карары белән бирелгән.
(Тәтеш, 11 март, “Тәтеш таңнары"). Авыл хуҗалыгының һәр эшчәне дә мактаулы була алмаган. 1972 елның 18 маенда колхозларның Бердәм советы тарафыннан кабул ителгән Үрнәк нигезләмә буенча колхозчыларга-колхозны төзү ветераннарына, колхозда өзеклексез эш стажы булган һәм фидакарь хезмәт куйган, производствода югары нәтиҗәләргә ирешкән, колхозның үсешен һәм икътисадын ныгыткан, рационализатор тәкъдимен эшләгән һәм керткән өчен колхоздагы башка әгъзаларга “Атказанган колхозчы”, “Мактаулы колхозчы” дигән исемнәр бирелгән. Бердәм үрнәктәге таныклык һәм күкрәк билгесе тапшырылган. Мактау исеменә лаек булучыларның фамилияләре колхоздагы Хезмәт даны китабына кертелгән.
Зур Әтрәч авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан, трактор бригадасы бригадиры Равилов Яхъя Мотыйгулла улы колхоз производствосында озак еллар һәм намуслы хезмәте өчен Вахитов исемендәге колхозның гомуми колхозчылар җыелышы карары нигезендә 1979 елның февралендә “Мактаулы колхозчы” дигән исемгә ия була. Оныгы Фирдания Фәйзуллина аның документларын Тәтеш ягы тарихы музее белән уртаклашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев