Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Табиб Боголюбов бүләге

Тәтешле Светлана Камфарова архивында үзенчәлекле сурәт саклана. Ул аны нәкъ тә менә “Бер фоторәсем тарихы” бәйгесенә җибәрде дә инде.

 (Тәтеш, 17 июль, "Тәтеш таңнары", Руслан Багиров). Тәтешле Светлана Камфарова архивында үзенчәлекле сурәт саклана. Ул аны нәкъ тә менә “Бер фоторәсем тарихы” бәйгесенә җибәрде дә инде.

“Фоторәсемдә – танылган табиб, респуб­ликаның сәламәтлек саклау эшлек­лесе Аркадий Михайлович Боголюбов (1875 – 1952). 1900 елдан Тәтеш өязе, соңрак земский, хас­таханәсе мөдире була. Боголюбов Тәтеш шәһәрендә 50 елдан күбрәк яшәгән, дәвалау­-профилактика эше белән шөгыльләнгән, чума, холера эпидемиясе, чәчәк чире, корсак тифы белән көрәшкән, күз авырулары буенча квалификацияле табиб һәм хирург булган. 1936 елда аңа РСФСРның атказанган табибы исеме бирелгән, 1934 елда Татарстанның Социалистик Хезмәт Герое исемен алган, 1940 елда Кызыл Байрак ордены һәм “СССР сәламәтлек саклау халык комитетының сәламәтлек сак­лау отличнигы” билгесе белән бүләкләнгән. Фотосурәтнең икенче ягында болай дип язылган: “1948 ел 5 декабрь. Татария Тәтеш шәһәре. Бөек Ватаныбызның хакыйки ватанпәрвәр улына, кыю сугышчыга, җәбер-золымнардан саклаучыга, Совет дәүләтенең коммунис­тик җәмгыятен төзүчегә, яратканым Боря Шиндягинга бәхет телим, иң изге теләкләрне юллыйм. Сәламәт, нык, тәвәккәл бул һәм күбрәк укы. Чөнки белем гомерлеккә, ә укуның дәрәҗәсе – фән. ­ТАССРның социалис­тик төзелеш батыры, РСФСРның атказанган табибы, сәламәтлек саклау отличнигы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе, медицина фәннәре докторы, Тәтеш хастаханәсе хирургы А. М. Боголюбов”.

1926 елгы Борис Семенович Шиндягин Шиндягина Александра Семеновнаның бертуганы, әлеге фоторәсем әбиемә бүләк ителгән була. 1943 елда ул 17 яшьлек егет буларак фронтка китә. “Т-34” танкында сугыша, ике тапкыр каты яралана. Госпитальдән соң янә үз частенә кайта, Берлинга кадәр җитә. Сугыштан соң Германиядә Совет гаскәрләрендә хезмәт итә. 1948 елның ноябрь азагында өлкән сержант исеме белән демобилизация­ләнә. “Батырлык өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен” медальләре бар”.

Р. S. Анна Григорьевна Шиндягина (минем карт әбием) Борис һәм Александраның әнисе (минем әби), инкыйлабтан, гражданнар сугышыннан, җимереклекләрдән һәм урта Иделдәге ачлыктан, иренең вафатыннан соң, торыр урыны булмаган килеш балалары белән ялгызы кала. Аркадий Михайлович Боголюбов әлеге авыр вакытта яшәп калырга этәргеч бирә, үз йортында аңа хуҗалык буенча эш тәкъдим итә, ә аннары торак сатып алырга булыша.
Аркадий Михайлович һәм аның гаилә әгъзалары аны ягымлы итеп Аннушка дип йөрткәннәр. Аны бик яратканнар һәм аңа карата җылы мөнәсәбәттә булганнар”, – дип яза Светлана Евгеньевна. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев