Тәтеш ягында иген үстерү һәрвакыт аның икътисадында нигез булып торган.
Тәтешлеләр ТАССР вакытында нигез салынган туган җирдә сакчыл хуҗалык алып баруны дәвам итә
(Тәтеш, 27 май, "Тәтеш таңнары"). 1926 елда Кредит ширкәте оештырылган, ул игенне сатып алган һәм эшкәрткән, ашлык белән кредит буенча эшләрне башкарган. 1931 елда “Ашлык әзерләү” пункты, он тарттыру производствосы – “Союзмука” иген әзерләү белән шөгыльләнә башлаган. 1934 елда ашлыкны пристаньнан баржаларга механик ысул белән төяү җайлаштырылган. Тәтеш районында 1927-1928 елларда нибары 6 колхоз булган. Сугышка кадәр район 96,85 процент коллективлаштырылган. Районда 55 трактор белән бер машина-трактор станциясе, шулай ук 146 эшче кеше исәбе белән машина-ремонт остаханәсе булган.
Фронтка киткән ир-егетләрне гүзәл затлар алыштырган: район кырларында 63 тракторчы һәм 35 бригадир хатын-кыз хезмәт куйган.
Авыл кешеләре сугыштан соңгы елларда икеләтә көч-куәт белән эшләгән, авыл хуҗалыгының искергән техникаларына алмашка акрынлап яңалары килгән. 1973 елда район иген җитештерү буенча РСФСР Министрлар Советының күчмә Кызыл Байрагын яулаган.
Терлекчелек алга киткән: 70нче елларда 7 махсус авыл хуҗалыгы төзелгән, ел саен 18-20шәр сыер абзары файдалануга тапшырылган.
Райондагы кайбер колхозлар миллионлаган табыш алган, һәм ныгып җиткән хуҗалыклар инфраструктураны үстерүдә шәһәргә ярдәм иткән.
1938 елда СССРның Социалистик Хезмәт Герое исеме кертелгән. Безнең районда әлеге мактаулы исемгә С. Ф. Габбазов (Габбасов), М. Е. Зотов, М. В. Куприянов, К. А. Линькова, Н. И. Похлебкин ия булган.
Бүгенге көндә дә авыл хуҗалыгы районыбызның икътисад нигезе булып кала бирә. Тәтеш районы аграрийлары туган җирдә сакчыл хуҗалык итүнең данлы традицияләрен дәвам итә.
Районда хәзерге вакытта икмәк кабул итү предприятиесе, КФХ, ЛПХ һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре актив үсә, алар ашлык җитештерү буенча алдынгы урыннарны биләп, Татарстан Республикасы икмәгенә тырыш хезмәтләре белән зур өлеш кертә.
Районда сөт терлекчелеге актив үсештә, сөт көтүлеген яңарту бара – соңгы елда 563 тана сатып алынган; узган елда 4 хуҗалыкта савым залы урнаштыру белән һәм берсендә яңа терлекчелек бинасы төзекләндерелгән.
Районда 2015 елдан авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерү һәм сату 3 тапкырга арткан.
Татлы тамыразыкларның уңдырышлылыгы буенча тәтешлеләр соңгы 5 ел эчендә республикада иң югары күрсәткечкә ирешә.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев