Түбән Тарханнан Зөфәр Шәмсетдинов сугыш башланган елны туган
Түбән Тарханнан сугыш чоры баласы Зөфәр Шәмсетдинов 1941 елның 3 гыйнварында Бибинур һәм Мөбарәкҗан Шәмсетдиновлар гаиләсендә беренче сабый булып якты дөньяга аваз сала.
(Тәтеш, 2 май, "Тәтеш таңнары").
Каенатам ул чакта улым туды дип, бик шатланган. Ул чын мәгънәсендә киң күңелле кеше иде. Аннары балачак, яшүсмер еллары... Барысы да авыр елларга туры. Яшь егет авылның иң чибәр кызына өйләнә. Бер елдан тормышларына сөенеч өстәп, уллары туа. Аңа Зөфәр дип исем кушалар. Алар гаиләсендә бер-бер артлы тагын җиде бала якты тормышка аваз сала. Көнкүрештәге кыенлыклар, ачлык-ялангачлык эзсез үтми, ике сабыйлары гүр иясе була. Тормышлары беркөй генә барганда гаилә башлыгы бакыйлыкка күчә, бу чакта Зөфәргә 13 яшь була. Ул әнисенең таяныч булып кала. Аның әле өч энесен һәм сеңелесен дә карап, әнисенә аларны үстерүдә ярдәм итәсе килгән. Җиде еллык мәктәпне бик яхшы билгеләренә тәмамласа да, ул укуын дәвам итә алмый. Чөнки кече туганнарын үстерүдә әнисенә булышырга кирәк бит.
Шулай итеп колхоз эшенә чыга, сарык көтүе көтә. Аннары аны энекәше Мәүлет алыштыра. Яшь егетне 18 яше тулгач, хәрби хезмәткә чакыралар. Әмма аяклары авырту сәбәпле, Казаннан кире борып кайтаралар. Озакламый әнисе дә авырый башлый.
Шул чакта Зөфәр өйләнергә була. Ул авылдашы Фәридә белән гаилә корып җибәрә. Тормышның барлык сикәлтәләрен бергә узып, шатлыгын-борчуларын бергә кичереп, матур гомер кичерәләр. Әниләре Бибинур апа урын өстендә дүрт ел хасталап ята. Бу чакта яшь киленгә аның әнисе Әминә апа бик булыша. Чөнки һәр көнне тәндәге җәрәхәтләрне бәйләргә, үлән сулары белән юындырырга кирәк була.
Әнисе вафаты алдыннан Зөфәргә гаиләсен сакларга, туганнарын ташламаска дип үтенә. Улы әлеге васыятьне үти. Тормышлар җайга салына башлый, алар яңа йорт салып керәләр. Туганнарын аякка бастыралар. Үзләренең гаиләләре дә ишәеп, тулылана бара. Гаилә башлыгы эштән куркып тормый, ни тотса шуны җиренә җиткереп эшли. 1965 елда ул Монастырскийдагы СПТУга укырга керә, аннан һөнәр үзләштереп кайткач, гомере буе тракторчы эшен яратып башкара. Тимер аты җимерелсә, аны төннәр буе төзәтеп, иртә белән эшкә китәргә әзер итеп ясап куйган чаклары да еш булгалый. Яз-көз авыл юлларын карап, тәртиптә тота. Ул вакытларда бик күп рәхмәтләр ишеткән каенатам. Җитәкчеләр дә аның белән горурлана алагандыр, дип уйлыйм. Чөнки ул хезмәтен җиренә җиткереп башкарган. Шулай итеп намуслы хезмәттә ул 2007 елга кадәр эшлгән. Аннары лаеклы ялга чыккан. Аның тырыш хезмәте өчен бирелгән төрле дәрәҗәдәге мактау кәгазьләре, медальләре бик күп. Ул искиткеч шәхес дияр идем. Кадер-хөрмәттә яшәп, бакыйлыкка күчте. Алар каенанам белән өч малай һәм ике кыз тәрбияләп үстереп, матур һәм бәхетле тормыш кичерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев