Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан

Үз республикасының гражданины

Исхак Мостафа улы Казаков – сәясәт эшлеклесе, педагог, журналист, ТАССР төзелү башлангычында торган, безнең шәһәрдә эшләгән.

(Тәтеш, 17 март, “Тәтеш таңнары", Ирина Ефимова). Исхак Казаковның эшчәнлеге Татария АССРда  барган бөек тарихи вакыйгалар белән бәйле, һәм ул аларның актив катнашучысы – мәртәбәле гражданин булган.

Ул 1876 елда Казанда күп балалы гаиләдә туа. Казанның татар укытучылык мәктәбен тә­­мамлап, педа­гогия эш­чәнлеген Вятка губерниясенең Сарапул өязе Кадырбаш авылында башлап җибәрә. Ә 1900  елда хатыны Нәфисә белән бергә Тәтешкә рус-татар мәктәбенә җитәкчелек итү өчен килә.  Ул ике бинадан торган, анда Тәтештән һәм якын-тирә районнардан кызлар белән малайлар аерым укыган.
Большевик 1911 елда революция эшчәнлеге өчен кулга алына һәм 1912 елда Сембергә, аннары Оренбург губерниясенә озатыла.

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Россия армиясенә чакыру буенча Нарва шәһәре янында хезмәт итә, аннары Юрьевский (Дерптский) гарнизонына күчерелә, анда 1917 елга кадәр хезмәт итә. Шуннан соң ул Тәтешкә элекке эш урынына кайта. Исхак Казаков шушы ук елны Мәскәүгә I Бөтенроссия мөселман съездына, шулай ук Казанга II Бөтенроссия мөселман съездына делегация итеп җибәрелә.

Ул 1918-1919 елларда Үзәк мөселман комиссариатының төп коллегия әгъзасы итеп билгеләнә, “Тәтеш хакыйкате” (хәзерге “Авангард”/“Тәтеш таңнары”) гәҗите мөхәррире була. 1919-1921 елларда Исхак Мостафа улы Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең матбугат бүлеге начальнигы итеп билгеләнә, Россия Коммунистлар партиясенең (большевик­лар) Казан губерна комитеты каршындагы мөселман бюросы рәисе, Казандагы эшчеләр һәм крестьяннар губернасы башкарма комитеты әгъзасы булып тора.  Сәясәт эшлеклесе 1921 – 1923 елларда Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы һәм ТАССР Халык Комиссарлары Советы рәисе урынбасары, ачлыкта интегүчеләргә ярдәм итүнең  Идел буе Комиссиясе рәисе урынбасары  була. 1923 – 1928 елларда – Татар педагогия техникумы директоры. 1931 елда ТАССР социаль тәэминат Халык комитеты идарәсе начальнигы вазифасына билгеләнә. Авыр 1937 ел, республикада, тулаем алганда илдә яшәүчеләрнең күпчелеге кебек, Исхак Мостафа улы өчен дә аның тормышында борылышлы була. 

Сәясәт эшлеклесе сәяси гаепләү буенча 14 июньдә кулга алына, 1939 елның 16 октябрендә төрмәдә үлә, 1957 елның 7 февралендә  вафат булганнан соң аклана.

Аның улы Хаҗи-Морат Казаков рәссам буларак танылу ала, апасы Өммегөлсем татар халкының танылган эшлек­лесе Мулланур Вахитовның әнисе була. 

“Авангард” гәҗите редакциясе ветераны Фарук Нәфиев сәясәт эшлеклесе Исхак Казаковның язмышын өйрәнү буенча зур эшләр үткәрә, ул үзенең тикшеренүендә Исхак Мостафа улы Казаковның кыс­ка, әмма мәгънәле тормыш белән яшәвен билгеләп үтә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев