Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Дәминов Руслан Абдулла улы

Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының мактаулы гражданнарына багышланган язмалар циклын дәвам итәбез.

(Тәтеш, 19 февраль, “Тәтеш таңнары”).  
Җырчы, ТАССРның атказанган артис­ты Дәминов Руслан Абдулла улы 1949 елның 2 февралендә Тәтеш районы Олы Тархан авылында туа. Казан консерваториясен тәмамлый. 1974 елдан алып Татар опера һәм балет театры җырчысы булып тора. Аның классик операларда һәм оперетталарда, спектакльләрдә башкарган үзенә бер төрле партияләре артистлык осталыгы һәм үзенчәлекле тавышлы булуы белән аерылып тора. Концерт репертуарында татар, рус, совет, чит ил композиторларының вокаль әсәрләре, татар халык җырлары бар. Россия шәһәрләрендә һәм чит илләрдә чыгыш ясый.
2009 елда “Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районының Мактаулы гражданины” дигән исем бирелә.

Олег Евсеев материаллары буенча язылган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев