Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Анна Долгова барлык балаларны да акыл ияләре дип атаган

ТАССР мәктәбенең атказанган укытучысы Анна Долгова 30 елдан күбрәк Тәтеш районының мәгариф системасында эшләгән.

(Тәтеш, 3 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Анна Евгеньевна 1927 елның 4 ноябрендә ТАССРның Буа районы Рус Сарыкамышы авылында туган.

Мәктәпне тәмамлагач, Тәтеш педагогия училищесына укырга кергән, 1946 елда “башлангыч сыйныфлар укытучысы” белгечлеген алган. Ул 1946 елдан 1950 елга кадәр Долгая Поляна авылында 88нче санлы балалар йортында тәрбияче булып эшләгән. Педагог алты ел – өлкән пионервожатый, аннары  шәһәр мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булган. Тәтеш педагогия училищесында эшләп килгән база башлангыч мәктәбе аның соңгы эш урыны булган. Аның укытучылык сәләте нәкъ тә әлеге мәктәптә ачылган да инде.

Анна Евгеньевна 1977 елда Татария ВДНХда катнашкан. Район һәм респуб­лика киңәшмәләрендә берничә тапкыр доклад укыган, тәтешленең Мәскәүдә уңышлы чыгыш ясавын РСФСРның мәгариф министрлыгы вәкиле Владимир Стрезикозин билгеләп үткән.
Урта мәктәп звеносы укытучылары тәҗрибәле педагог кулыннан аның тәртипкә салынган, итәгатьле, белемгә омтылуга ия шәкертләрен бик теләп кабул иткәннәр. 
Хезмәт ветераны Ан­на Долгова РСФСР ­Халык мәгарифенең “Халык мәга­рифе отличнигы” значогы белән бүләкләнгән.
Ул 1985 елның 9 мартында фаҗигале рәвештә вафат булган.

 
Татьяна Савина, бертуганының кызы: 

– Аня апа, мин аны балачакта шулай атап йөрттем, мине бик яратты, чөнки мин нәселдә бердәнбер кыз идем. Мин аңа һәрчак сокланып карадым – зәвыклы, матур, нәфис, һәрвакыт матур киенә иде. Аня апа акыллы, игелекле һәм кырыс булды. Аларның өендә һәрчак гаҗәеп тәртип иде, туганнарны һәм кунакларны ул тәмле пироглар белән сыйлады. Күп вакытын эштә уздыруга карамастан, балаларын, оныкларын бик яратты. Идел буйларында йөрү, урманга гөмбә җыярга бару аның өчен ял булды.

Валентина Долгова, килене:

– Әни искиткеч кеше, кадерле хатын, әни, әби булды. Мин аны төшенке кыяфәттә һәм кәефе начар итеп күргәнем булмады, ул үзенең тәэсирләрен күрсәтергә теләмәгәндер, мөгаен, мөлаем, сабыр, аның белән аралашуы рәхәт иде. Минем өчен ул икенче әнием кебек булды. Аларның йортында һәрчак җылы һәм уңайлы иде, балык, ит, кәбестә, баллы эчлекләрдән тәмле пироглар пешерде. Ул яраткан эшенә һәм укучыларына бөтен күңелен бирде. Кайчакларда мин дә аңа материал әзерләүдә булыштым, төрле хайваннарның сурәтләрен кистем. Әле тагын ул шигырь язу белән мавыкты һәм бик күп шигырьләрне, поэмаларны яттан сөйли алды. Кыскасы, ул үзенчәлекле кеше һәм кызык­лы әңгәмәдәш иде.
 
Инна Лазарева, укучысы:

– Үзебезнең беренче укытучыбызны бик яраттык. Ул олы ихтирамга лаек укытучы. Анна Евгеньевнаның беркайчан да начар укучылары булмады, һәрчак болай дип әйтә иде: “Сез барыгыз да әйбәтләр, акыл ияләре”. Һәркем янына килде, һәркемгә ярдәм итте. Каллиграфияне яратты, безне дә “Син дә матур язарга өйрәнәчәксең” дип рухландырды. Безне кулдан тотып хәрефләрне язарга өйрәтә иде. 
Анна Евгеньевнаны өенә озата кайтканда, укытучының портфелен кем тотып кайтуы хакында бәхәсләшә идек, ә инде аның өендә булганда, конфетлар, печеньелар белән сыйландык. Тәнәфестә ул безгә парта буйлап йөгерергә рөхсәт итте һәм “Сез бит балалар. Хәрәкәтләнергә тиешсез, менә минем кебек картайгач, утырып кына торырсыз” дия иде. Ул матур һәм пөхтә киенеп йөрде, куе чәчләрен таравын яхшы хәтерлим әле. Ул шундый матур һәм сәнгатьле итеп сөйли иде. Без аны тын да алмый тыңладык. Анна Евгеньевна беркайчан да тавышын күтәрмәде, балаларны яратты. Һәм без база мәктәбеннән киткәч тә, яраткан укытучыбыз янына барып йөрдек, ул безне күрүенә һәрчак шатланды. Сыйныфташлар белән очрашкан чакта, без Анна Евгеньевнаны һәрвакытта хөрмәт белән искә алабыз, ул бөек педагог иде.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев