Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Анна Литвинова Ана медале белән бүләкләнгән

Анна Михайловна 1936 елның 13 сентябрендә Тәтеш районы Колунец авылында күп балалы кресть­ян гаиләсендә туган.

(Тәтеш, 28 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Өлкән буын тәтешле­ләр почта киеменнән киенгән ачык йөзле хатын-кызны, иңбашына сумка аскан һәм ак яулыгын артка чорнап бәйләгән хат ташучы Анна Литвинованы яхшы хәтерли. 

Анна Михайловна 1936 елның 13 сентябрендә Тәтеш районы Колунец авылында күп балалы кресть­ян гаиләсендә туган. Әтисе фронтка киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Тузанлы юл буйлап Удельное-Нечасово авылына барган вакытлар аның хәтерендә мәңгелеккә уелып калган. Алар, балалар, берсеннән-берсе кечкенәләр, аңа: “Тятя, тятя!” (“әти”) дип кыч­кырганнар, ә әбисе каты итеп такмаклап елаган.

Анна Михайловна 1953 елда Тәтешкә күченеп кайткан. Ул кара чәчле ша­ян кыз булган, һәм кече энесе Иван аны шаяртып “Анка – чегән” дип йөрткән.
Ул 1957 елда кияүгә чыккан. Берсе артыннан берсе дүрт кызы якты дөньяга аваз салган, әмма Анна Михайловна 31 яшендә кинәт тол калган.

Ул чакта алар 9 метр­лы бүлмәдә яшәгәннәр, берничә тапкыр комиссия килгән һәм аңа ике олы кызын, ике кече кызын балалар йортына бирергә тәкъдим иткәннәр. Әмма Анна Михайловна балаларны үзенең аркасы белән яшереп, “Үзем үстерәм” дип катгый итеп әйткән. Олылары Галя белән Таня ул вакытта – мәктәптә укый, ә кечкенәләре Валя белән Наташа балалар бакчасына йөри торган ­булган.

Гаиләгә 1968 елда Гагарин урамыннан ике бүлмәле фатир бир­гәннәр. Алдагы торак белән чагыштырганда, хәзер­гесендә урын күп булган, бәхетле балалар бүлмә буйлап йөгергәннәр, куалаш уйнаганнар. 

Анна Михайловна озак та үтми кабат кияүгә чыккан, уллары Павлик туган. Ул почтальоннан вакытлыча киткән, “Авангард” газетасы редакциясе бинасында җыештыручы булып эшли башлаган. Балалары аңа ярдәм иткәннәр. Типография буявы исен шул вакыттан алып мәңгегә истә калдырдык, диләр хәзер алар. 
Анна Михайловна лаек­лы ялга чыкканнан соң да өйдә утырмаган, аны милициягә курьер вазифасына чакырганнар. Хезмәте аңа бик ошаган: ул янә кешеләр арасында, хәрәкәттә булган, ә аның фатирына һәр җәйдә Россиянең төрле почмак­ларыннан унбер оныгы ­кунакка кайткан. 
Ул II дәрәҗә Ана медале белән бүләкләнгән, поч­тальон булып эш­ләгән елларында хезмәт ветераны исеменә лаек булган.
Анна Литвинова 2020 ел­ның 4 декабрендә ­вафат булган.

Валентина Адамова, кызы: 
– Без еш кына әни янына “сортировкага” йөгерә идек, ул елларда бик күп була торган конверт һәм открыткаларны рәтләп куярга булыштык. Ул һәркайсыбызга 10ар тиен акча биргәч, без ашханә янындагы киоскка тәмле туңдырма сатып алырга йөгерә идек. 
Беренче сыйныфка укырга баруымны, бусагада басып торуымны, ә әнинең минем гольфины төзәтеп куйганын һәм тын гына елаганын хәтерлим. Без яхшы билгеләренә укыдык, аны борчуга салмаска тырыштык. 

Һәр бәйрәм демонстрациясендә диктор районның элемтә узелы колоннасында беренче булып хезмәт алдынгысы Анна Литвинова бара, дип игълан итә иде. Мин әни өчен бик шатлана идем. Шәһәрдә аны күпләр белде һәм хөрмәт итте. Кайвакыт аның белән буа буендагы күпердән барганда, каршы очраган һәр кеше диярлек аның белән исәнләшеп уза иде. Ә әни хәле ничек, сәламәтлеге әйбәтме икәнлеген сорап, һәрчак “Чәй эчәргә килегез” дип чакыра иде. 

Әни оныкларының һәм оныкчыкларының туган көне кайчан булуын хәтерләде, һәм ул көнне иртә белән һәрвакытта телефон шалтырый иде. Соңгы елларда мин аның янына мөмкин кадәр ешрак кайтырга тырыштым. Без аның белән сәгатьләр буе аш бүлмәсендә утырдык. Сөйләштек, бәхәсләштек, еладык. Мин аның җылы, хезмәттән кытыршыланган кулларын искә алам: ул кер юу машиналарының барлыгын да белмәде, гомере буе кул белән юды. Иртән торасың, ә әни ишегалдында оныкларының юылган керләрен элә торган булыр иде. Аннары себерке алып, ишегалдында тәртип урнаштырды. Кышын ишегалдындагы һәр сукмакны кардан чистартып торды. Автовокзалның каршы ягындагы күпернең аның үтенече буенча эшләнүен күптән түгел генә белдем әле. Әни Тәтешне бик яратты. Күршеләре белән һәрчак дус булды. Ул берәр төрле шелтә белдерсә дә, аңа беркем дә үпкәләмәде. Гомеренең соңгы ун көнендә мин аның янәшәсендә булдым. Аның кулларыннан тотып тордым, су алып килдем, ничек итеп акрын гына сүрелә баруын күрдем. Мәңгегә яшь, кодрәтле, күңелле, кычкырып сөйләшә торган әниебез тын гына, бер сүз әйтмичә, миңа, оныгына, яраткан улына карап, тыныч кына арабыздан китеп барды. Һәрчак яшәр, мәңгегә яшь калыр, гомерлеккә безнең белән булыр кебек тоелган әнинең зираттагы фотосурәтендәге елмаюлы йөзен күрү авыр һәм йөрәкне әрнетә.

Татьяна Политавина, бертуганының кызы: 
– Анна Михайловнаның хәтере бик яхшы иде, үзенең балачагы турындагы барлык мәгълүматларны вак-төягенә кадәр, балалар уеннарын һәм аларның шаянлыкларын хәтерләде. Бик күп туганнарының, балаларының, оныкларының һәм оныкчыкларының туган көннәрен яттан белде! Үзенең соңгы көннәренә кадәр диярлек тынгысыз һәм кодрәтле булды. Яшәгән йортының подъездындагы тәртипне, аның янәшәсенә үзе тарафыннан утыртылган матур чәчәк түтәлләрен һәрчак карап торды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев